В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна эчендә Казанда 432 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 432 бала (230 малай һәм 202 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 55. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 900 һәм 4440 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Әминә, Тимур, Кәрим, Асель, Милана, Ясминә, Анастасия, Аяз, Арслан. Сирәк кушылган исемнәр: Гелла, Севилия, Аполлинария, Әсма, Илария, Эрика, Даян, Каюм, Агата, Есения.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 128 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.