В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртән «Казаньгоргаз» хезмәткәрләре газ бирә башладылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Бүген Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы күп фатирлы һәм индивидуаль йортларда газ белән тәэмин итүне торгызу вакытыннан алда башланды. Горький шоссесы реконструкция зонасыннан челтәрләр чыгарылганнан соң, Фрунзе урамында урта басымлы газүткәргечне кабат тоташтыру төгәлләнде.
Иртәдән «Казаньгоргаз» хезмәткәрләре халыкны йөреп чыгуга кереште. Белгечләргә барлык шәхси йортларны һәм күпфатирлы йортлардагы газ стоякларын тикшерергә туры киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, «Казаньгоргаз» халыктан газ хезмәте хезмәткәрләренең өйләренә һәм фатирларына керә алуын тәэмин итүне сорый. Газ белән тәэмин итүне тәүлек дәвамында тулысынча торгызу планлаштырыла.
Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк. Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.
Искәртеп узабыз, Киров һәм Мәскәү районнары йортларында газны 12 нче сентябрьдә сүндерделәр. Газ белән тәэмин итүне 16 нчы сентябрьдә торгызырга тиешләр иде. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин барлык эшләрне билгеләнгән вакытка төгәлләргә кушты.
Бүгенге көндә Горький шоссесын реконструкцияләү кысаларында «Олимпиец» спорт комплексы янында, шулай ук Фрунзе һәм Болотников урамнары киселешендә вакытлыча әйләнгеч юллар төзелде. Шулай ук өч җир асты җәяүлеләр кичү юлының берсенә тоннель салынды. Көн саен объектта 56 кеше, 38 берәмлек техника эшли. Хәзерге вакытта элеккеге ЮХИДИ постыннан спорткомплекска кадәр булган юлны киңәйтү, элемтә, электр белән тәэмин итү, суүткәргеч, тышкы яктырту һәм газүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре бара.