Хезмәт күрсәтүдән кем файдалана ала һәм ничек гариза бирергә – KZN.RU порталы материалында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). Узган елдан башлап казанлылар бушлай газлаштыру хезмәтеннән – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир участогы чигенә кадәр бушлай газүткәргечне сузудан файдалана алалар. Бүгенгә, «Газпром трансгаз Казан» мәгълүматы буенча, шәһәрдә яшәүчеләрдән 1051 гариза килгән, аларның 1020 се инде эшкә кабул ителгән. Хезмәт күрсәтүдән кем файдалана ала һәм ничек гариза бирергә – KZN.RU порталы материалында.
Бүген бушлай газлаштыру хезмәтеннән файдаланырга һәм гаризаны берничә ысул белән бирергә мөмкин:
объектның кайсы территориягә каравы буенча «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең структур бүлекчәләрендә язмача;
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ структур бүлекчәләре сайтында электрон рәвештә;
структур бүлекчәләр адресына белешмәләрне күрсәтеп һәм документларны (паспорт, СНИЛС, торак йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документлар, ситуацион план, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык) теркәп, хат белән;
күп функцияле үзәктә
РФ дәүләт хезмәтләре порталында;
connectgas.ru программасының рәсми сайтында
Программада катнашу өчен йорт һәм участок бер генә затка милек итеп рәсмиләштерелергә тиеш.
Газ үткәрү вакыты участокка кадәр аның газ бүлү инфраструктурасыннан нинди ераклыкта булуына бәйле. Тизрәк гамәлдәге газүткәргечләрдән 200 метр ераклыкта урнашкан җир кишәрлекләрендәге капиталь төзелеш объектлары тоташтырылачак, аларда тоташтыру өчен техник мөмкинлек бар, шул ук вакытта кулланучының газ куллана торган җиһазларының куәте сәгатенә 7 кубометрдан артмый.
Бушлай газлаштыру программасына шулай ук коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре дә керә. Газ бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр китереләчәк, ә эчке сузу һәм йортларны тоташтыру коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләре хисабына башкарылачак. Гариза коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләренең берәр әгъзасы – капиталь төзелеш объектының милекчесе тарафыннан языла.
Программа тулысынча газ транспортлау бәясенә инвестиция өстәмәләре акчасыннан финанслана. Ул инде 2022 елга формалаштырылган, финанслау күләме 7 млрд сумнан артык. Торак пунктта булган челтәрләрдән йорт урнашкан җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч сузу бушлай.
Газүткәргечләр үткәрелгән йортларда яшәүчеләргә газ керсен өчен йорт эчендәге газ белән тәэмин итү системасын әзерләргә кирәк. Ташламаларга ия категорияләргә ярдәм итү чаралары сыйфатында 80 мең сумга кадәр компенсация каралган. Бу түләүләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан килештерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары әзерләнә. Гражданнар тарафыннан үз участогы эчендә газүткәргеч уздыруга, йортта газ җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга тотылган чыгымнар компенсацияләнергә мөмкин.
Торак пунктларны бушлай газлаштыру программасы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде. Ул газлашмаган йортлар милекчеләренең шәхси гаризалары нигезендә формалаша. Казанда 2251 йорт биләмәсе газга тоташтырыла ала.