Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2022, 10:01

Гастрономик стендап, кунакчыллык дәресләре һәм кулинария мастер-класслары – ТР башкаласында «Тәмле Казан» фестивале узачак

Тематик мәйданчыкларда килүчеләр ризыкларны татып карый, квестта катнаша һәм пешекчеләрнең рецептларын белә алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Татарстан башкаласында 17-18 нче сентябрьдә «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кулинар мастер-класслар, дегустация челтәрләре, гастрономик стендап, кунакчыллык дәресләре, Казанның иң яхшы десертына конкурс, шулай ук рестораторлар һәм фестиваль кунаклары өчен лекторий оештырылачак.

Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан чараны уздыру урыны булачак. Биредә берничә тематик зона – «Сөт урамы», «Сыр тыкрыгы», «Ит мәйданы», «Татлы проспект», «Дөрес туклану районы» эшләячәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономия квестында катнаша һәм Казан шеф-пешекчеләреннән ризык әзерләү буенча иң яхшы рецептлар һәм серләрне белә алачак.

Фестивальдә яшь килүчеләр өчен дә күңел ачу чаралары булачак – алар өчен аниматорлар белән мастер-класслар һәм уеннар оештырылачак.

Фестивальнең чакырылган кунагы – Мәскәүнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, бренд-шеф Максим Тарусин мастер-класс үткәрәчәк һәм Казанның иң яхшы десертына конкурс жюрие әгъзаларының берсе булачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты.

Быел сигезенче тапкыр узачак фестивальдә Казан һәм республиканың җәмәгать туклануы өлкәсендә әйдәп баручы концепцияләр һәм проектлар тәкъдим ителәчәк. Чарага 12:00 дән 20:00 гә кадәр эләгергә мөмкин. Керү бушлай.

Ел саен «Тәмле Казан»га дистәләгән мең шәһәр кешесе һәм турист килә. Фестивальнең төп максаты – татар милли ашларын популярлаштыру, ризык культурасын үстерү һәм шәһәрдә тәкъдим ителгән меню, гастрономия һәм кухня форматларының киң төрлелеген тәкъдим итү. Фестиваль Казанның Россия гастрономия башкаласы буларак үсешенә үз өлешен кертә. Бу сәүдә маркасы узган елның 20 нче гыйнварында Федераль интеллектуаль милек хезмәте тарафыннан теркәлде.

Искәртеп узабыз, узган ел «Тәмле Казан»га 30 меңнән артык кеше килгән иде, ә фестивальнең ноу-хау өлешендә татар әбиләренең пешекчеләргә каршы көрәше
башланды. Фестивальгә килүчеләрне 60 ка якын җәмәгать туклануы бинасы
тукландырды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ике көндә 10 тоннага кадәр ризык
ашадылар һәм 2 мең литрдан артык эчемлек эчтеләр.
Барлык яңалыклар