В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Russian Event Awards халыкара премиясенә йомгак ясаганда билгеле булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь). «Тәмле Казан» гастрономия фестивале Россиянең иң яхшы 50 туристик вакыйгасы исемлегенә керде. Бу хакта Russian Event Awards халыкара премиясенә йомгак ясаганда билгеле булды. Чара бүген Түбән Новгородта узды.
«Тәмле Казан» гастрофестивале Геннадий Шаталовның «Туристик вакыйга: идеядән туристка кадәр» китабы битләренә эләкте. Басмада төрле елларда Russian Event Awards премиясе лауреатлары булган 65 чара турында мәгълүмат тупланган, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, быел «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә 55 меңгә якын кеше катнашты. Мәйданчыкта уникаль кофе пар машинасы тәкъдим ителде, ә мастер-классларда шеф-поварларның ярдәмчесе робот-эт булды.