Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2023, 09:54

«Тәмле Казан» гастрофестивалендә 55 меңгә якын кеше катнашты

Мәйданчыкта уникаль кофе пар машинасы тәкъдим ителде, ә мастер-классларда шеф-поварларның ярдәмчесе робот-эт булды

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче август). Узган ялларда «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә 55 меңгә якын кеше булды. Беренче тапкыр чара берьюлы ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге янында һәм Казан Кремленең Гавами урыннарында узды.

«Гастрономия шәһәрчеге» быел фестивальнең төп концепциясенә әверелде. Бургерлар һәм шашлыкларны – Батыр проспектында, камыр ризыкларын һәм эчемлекләрне – Су анасы урамында, десертларны һәм тәм-томнарны Сөембикә мәйданында авыз итә, сувенирларны Зилант аллеясында сатып ала алдылар.

Фестиваль программасына официантлар йөгереше, тартар әзерләү конкурсы, кулинар һәм балалар мастер-класслары, блогерлардан лекцияләр, кавер-төркемнәр чыгышлары һәм бүләкләр уйнату кертелгән иде. Мастер-класслар өчен ризыкларның ингредиентларын сайларга, шулай ук официантлар ярышында җиңүчеләрне билгеләргә робот-эт ярдәм иткән. «Казан» гаилә үзәге янында узган лекторийда шәһәр халкына дөньядагы барлык рестораннарның нинди 12 язылмаган закон нигезендә эшләве, тәлинкәнең нинди куркыныч тудыра алуы, өйдә ничек итеп күңелле һәм матур итеп тукланып булуы турында сөйләделәр.

Аргентина шеф-поварасы Себастьян Охед начослы томат шулпасын ничек әзерләргә икәнен күрсәткән, ә Һиндстан шеф-поварасы Бирбал Сингх кунакларга масала чәен әзерләүнең серен ачкан. «Әкият» ресторанының шеф-повары Андрей Саховский кунаклар өчен махсус ризык –үрдәк һәм алма пюресыннан тат-така әзерләгән. Шул ук вакытта Төркмәнстан консуллыгы вәкилләре милли плов рецепты белән уртаклашкан һәм аның белән барлык теләүчеләрне сыйлаган.

Быел беренче тапкыр фестивальдә пар машинасы рәвешендә уникаль «Казанский кофий» кофе аппараты тәкъдим ителде. Шулай ук мәйданчыкта 18 фуд-трак эшләгән, аларда грильдән туңдырмага кадәр төрле ризыклар тәкъдим ителгән.

Быел «Тәмле Казан»ның төп үзенчәлекләренең берсе фестивальдә кулинария өлкәсендә танылган профессионалларның катнашуы булды: «Повара на колесах» реалити-сериалында катнашучы, «Матрешка» рус ашлары рестораны бренд-шефы Мәскәүдән килгән Владислав Пискунов, ТР пешекчеләре гильдиясе вице-президенты һәм Vartaziya ресторанының бренд-шефы Илгиз Галиев, дип хәбәр иттеләр Казанның Туризмын үстерү комитетында.

Барлык яңалыклар