Ул конкурсның читтән торып үткәрелгән өлешендә 20 лауреат арасына керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г.Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбе укытучысы Галия Хәмидова «Россиянең укытучы-дефектологы» һөнәри осталык конкурсында Татарстан Республикасын тәкъдим итә. Ул конкурсның читтән торып үткәрелгән өлешендә 20 лауреат арасына керде.
2-3-нче октябрьдә Мәскәүдә конкурсның федераль этабында турыдан-туры сынау узачак.
«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы икенче тапкыр уздырыла. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар белән эшләүче мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү һәм башка оешмаларның логопед-укытучылары (сурдопедагоглары, олигофренопедагоглары, тифлопедагоглары) катнаша. Быел һөнәри ярышны оештыру комитетына 59 гариза килгән.
4-нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда «Россия Ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында җиңүче исемен атаячаклар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, турнирда шулай ук Казанның 2-нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов та катнаша, ул быел март аенда Казанда, аннары республикада иң яхшы укытучы исеменә лаек булды.