В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 22 нче апрельдән 1 нче майга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында бушлай була алачак. Акция 22 нче апрельдән 1 нче майга кадәр дәвам итәчәк.
Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли. Алар арасында «Наш адрес Советский Союз!», Александр Рубцовның «Между Тунисом и Россией», «Петр Сперанский «Архитектор» татарского театра» һәм башкалар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Күргәзмәләргә керү өчен теркәлү кирәкми, аларны галереяның эш режимы буенча бушлай карарга мөмкин.