В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел фестивальдә 20 меңгә якын бала катнашты, алар жюри хөкеменә 3 меңгә якын иҗади номер тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Алена Мирошниченко). 29-нчы апрельдә Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зур гала-концерты узачак, анда җиңүчеләр исемнәре игълан ителәчәк. Быел фестивальдә 20 меңгә якын бала катнашты, алар жюри хөкеменә 3 меңгә якын иҗади номер тәкъдим итте. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Быел фестиваль республикада 17-нче тапкыр уза, ел саен аның сәхнәсендә яңа йолдызлар барлыкка килә. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бүген «Созвездие-Йолдызлык» - мәгариф һәм мәдәният проекты, ул республикада гамәлгә ашырыла торган яшьләр сәясәтен чагылдыра. «Фестиваль матурлыкка омтылучы, ә сәхнәгә чыккач, белгечләрдән яхшы бәя ала торган яшь буынны тәрбияли. Моннан тыш, бу социаль лифт, балалар өчен үзләрен күрсәтү һәм танылу мөмкинлеге», - дип ассызыклады министр урынбасары.
«Татарстан һәм аның күпмилләтле халкы мәдәни кодны сакларга омтыла. «Йолдызлык» - мәдәниятебеә сагында тора торган чара», - дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Аның мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының дүрттән бере республика фестивале тормышына җәлеп ителгән. Онлайн-трансляцияләрне 278 мең кеше тамаша кылуы билгеле.
РФ һәм ТР халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, конкурсантлар арасында конкуренция югары булуга карамастан, «Созвездие-Йолдызлык» балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә, дип өстәде. «Сәхнә артында дуслык һәм мәхәббәт хөкем сөрә, балалар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә. Гомумән, республикабызның үз балаларын чын-чынлап яратуы һәм аларның киләчәге турында кайгыртуы сөендерә», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанның «Йолдызлык-2019» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленә 28-нче мартта нәтиҗә ясалды. Егерме беренче зур гала-концерт Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узды.