Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2025, 09:46

Югары уку йортлары арасында «Беренче курс студенты көне»нең гала-концерты 11 декабрьдә үткәрелә

Студентлар фестивале хәрәкәтенә Казанның беренче курс студентлары актив кушылган

Казанның югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары фестиваль хәрәкәтенә кушылды. Фестивальнең гала-концерты 11 декабрьдә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты сәхнәсендә узачак. Тантаналы чарада фестивальдә җиңүчеләрнең һәм призлы урыннарга ия булучыларның исемнәрен, югары уку йортларындагы иң көчле командаларның «Платина өчлеге»н игълан итәчәкләр.

Дүрт көн дәвамында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә 3 меңнән артык беренче курс студенты тарафыннан 300 тирәсе иҗади номер тәкъдим ителгән. «Медиа» юнәлешендә катнашучылар саны буенча рекорд куелган: аңа 111 коллектив гариза тапшырган. Фестивальгә иң күп гаризалар Казан федераль университетыннан (КФУ), Казан илкүләм тикшеренү технология университетыннан (КИТТУ) һәм Казан дәүләт энергетика университетыннан (КДЭУ) юлланган.

Бу елгы фестиваль Россия Федерациясендә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елына багышлана. Бу уңайдан бәйгегә «Фронт прозасы һәм поэзиясе», «Патриотик җыр» кебек яңа патриотик номинацияләр өстәлгән, шулай ук бию һәм үзенчәлекле жанрларда махсус категорияләр кертелгән.

19 ноябрьдә Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Беренче курс студенты көне» фестивале узачак. Бу елгы чарага шәһәрнең 32 һөнәри белем бирү учреждениесеннән 2500 меңгә якын студент гариза юллаган. Бу елгы хәрәкәткә Казан федераль университетының Дизайн һәм киңлек сәнгате институты көллияте һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты каршындагы Һөнәри белем бирү бүлекчәсе һ.б. кушылган.

Студентлар өчен сайлап алу этаплары өч көн дәвамында – 19 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр – А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге базасында узачак. Студентлар төп дүрт юнәлеш: бию, җыр, театр һәм үзенчәлекле жанр буенча көч сынаша. Җиңүчеләрнең исемнәре 10 декабрьдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә узачак гала-концертта билгеле булачак.

Бу елны беренче курс студентлары өчен икенче тапкыр Казанның югары уку йортлары буенча автобус туры оештырылган. Әлеге чарада беренче курс студентлары Казан мэриясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты эшчәнлеге белән танышкан. Моннан тыш, «Вертолет» яшьләр үзәге базасында беренче тапкыр «Студентлар марафоны» дип аталган яшьләр фестивале узган. Фестивальдә башкаланың җиде университетыннан студентлар командасы катнашкан. Алар дүрт көн дәвамында иҗади, спорт һәм интеллектуаль программалар буенча көч сынашкан.

Казанда, 110 ерак чит ил һәм 15 якын чит ил студентын да кертеп, 52 603 беренче курс студенты исәпләнә.

Барлык яңалыклар