В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалга чыгу өчен 3 мең катнашучы көч сынашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). 16-нчы апрель көнне Казанда В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында шәһәрнең «Зур тәнәфес -2019» гомуми белем бирү учреждениеләре фестиваленең зур гала-концерты узачак. Сәхнәдә мәктәпләр арасындагы, район һәм шәһәр сайлап алу этапларын узган талантлы вокалистлар һәм биючеләр, яңа башлаучы стэндаперлар һәм конферансье, театрал һәм циркачлар чыгыш ясаячак. Финалга чыгу өчен барлыгы 3 мең катнашучы – 1-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге дүрт юнәлештә иң яхшыларны ачыклады: музыкаль, бию, театр һәм үзенчәлекле. Барлык юнәлешләрне дә уртак «Осталык бөтен җирдә дә хөрмәт ителә» тематикасы берләштерде.
Быел конкурска WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына багышланган махсус номинация кертелгән. Концертка керү бушлай. Билетларны 8-нче апрельдән балалар һәм яшьләр эшләре комитетында (Петербург ур., 70, 13-нче кабинет) алырга мөмкин. Белешмәләр буенча (843) 238-39-96 телефонына шалтыратыгыз .