Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2019, 15:30

Гагарин, Циолковский, Глушко, Звездная - Казан картасындагы «космик» урамнар

Казанда «космик» атамалы 12 урам бар, алар шәһәрнең төрле районнарында урнашкан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанда «космик» атамалы 12 урам бар, алар шәһәрнең төрле районнарында урнашкан. Космонавтика көне алдыннан KZN.RU порталы Совет авиациясенә һәм космонавтикасына нигез салучыларның исемнәре белән аталган урамнарны картада билгеләп үтелде.

Мәсәлән, Мәскәү районында беренче космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган Гагарин урамы бар. 1961 елга кадәр урам 11-нче Союзная дип атала.

Совет ракета-космик техникасын оештыручыларның берсе - Академик Королев исемен Мәскәү районының Урицкий бистәсендә урнашкан урам йөртә, биредә Совет конструкторы гаиләсе яшәгән. Ә Казанның Совет районындагы урамны аның дусты - галим, Совет ракета двигательләре төзелеше конструкторы Валентин Глушко хөрмәтенә атаганнар. Сүз уңаеннан, Бөек Ватан сугышы вакытында Сергей Королев һәм Валентин Глушко Казанда төрмә тибындагы конструкторлык бюросында эшләгәннәр.

Шулай ук Казанның Совет районында урам исемендә очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, космик корабль экипажы командиры Сергей Комаров исеме мәңгеләштерелде.

Казанда тагын бер урамны теоретик космонавтикага нигез салучы, аэронавтика һәм ракетодинамика өлкәсендә уйлап табучы, күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы Константин Циолковский хөрмәтенә атаганнар. Ул Авиатөзелеш районының Яңа Каравай бистәсендә урнашкан.

Моннан тыш, шәһәрнең Совет районында Космонавтлар урамы, ә Вахитов районында Ракета урамы бар. Звездная урамы Киров районының Яңа Аракчино бистәсендә урнашкан, Йолдызлы урамы – Киров районының Залесный бистәсендә, Идел буе районының Вишневка бистәсендәге урамнарның берсенә Звездопадная исеме бирелгән, Лунная урамы Киров районының Красная Горка бистәсендә, Айлы урамы исә Совет районының Вознесениское бистәсендә урнашкан.

Сылтама буенча күчеп, әлеге урамнарны Казан картасында күрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар