Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2023, 15:45

Гаджетлар, чәк-чәк һәм велосипед: ТР башкаласында Сабантуйга бүләкләр җыю буенча бәйрәм йөреше узды

Арбалы атлар ТР Милли музее бинасыннан кузгалды һәм Казан Кремле территориясе аша юлын дәвам итте

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь, Диана Жиленкова). Бүген Казанда татар халкы бәйрәме Сабан туена бүләкләр җыю буенча бәйрәм йөреше башланды. Берничә арбалы ат шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөрде һәм Галиәсгар Камал театры янында финишка җыелды, анда тантана концерт программасы белән тәмамланды. Җыелган бүләкләрне халык уеннары һәм Сабантуй ярышларында җиңүчеләргә тапшырачаклар.

«Казан Мэриясе әлеге акцияне уздыруны хуплый. Ул шәһәрдә 2016 елдан бирле үткәрелә. Башта инициативаны бик күп кеше хупламады, бары тик бер старт ноктасы һәм бер арбалы ат кына булды. Ел саен чараның масштабы артты. Узган ел инде дүрт нокта барлыкка килде, аннан арбалы атлар старт алды һәм шуңа бәйле рәвештә әлеге акцияне хуплаучы предприятиеләр һәм кешеләр саны да артты», – дип билгеләп үтте Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Бәйрәм йөреше Кремль урамындагы Татарстан Милли музее бинасыннан башланды. Традицион рәвештә арбалар чигүле сөлгеләр һәм якты тасмалар белән бизәлгән иде. Аларны милли композицияләр һәм биюләр башкаручы артистлар һәм музыкантлар озата йөрде. Аерым алганда, шәһәр урамнарында бүген гармун астында «Эх, алмагачлары» татар халык җыры яңгырады. Чыгыш ясаучылар арасында Казан дәүләт мәдәният институтының иҗат коллективлары бар иде.

Бүләкләр җыю ТР Рәисе резиденциясе, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, Гавами урыннар, республиканың Табигый тарих музее янында дәвам итте. Аннан соң арбалы атлар Бауман урамына китте, анда җирле учреждениеләр үз бүләкләрен тапшырды. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов билгеләп үткәнчә, бүләкләр җыюга барлыгы 90 нан артык предприятие, шул исәптән рестораннар, кафелар, сувенирлар кибетләре һәм башкалар кушылды.

«Без әлеге бәйрәмне кешеләр өчен ясыйбыз, – дип ассызыклады ул. – Аңа рестораннар һәм кунакханәләр генә түгел, ә төрле милләт һәм конфессия кешеләре дә кушылуына шатмын. Киләсе елда Казанның төрле районнарында берничә көндә бүләкләр җыюны уздырырга ниятлибез. Шулай итеп, безнең максат тормышка ашырыла – без аның, сишәмбе көнне башланып, җомгага кадәр дәвам итә торган карнавал булуын телибез».

Җыелган бүләкләр арасында кесә телефоннары, календарьлар, чәкчәк торты, түбәтәйләр, бизәнү әйберләре һәм велосипед бар иде. Мәсәлән, Васи Ложкинның бар-музее футболка, алъяпкыч, касә, магнит һәм рәссамның картиналары стилендәге уен карталары кергән бүләк боксын бүләк итте. Ә учреждение янында артистларның театральләштерелгән тамашасы башланды.

Үтеп баручылар, шул исәптән туристлар да тамашачы булды. Алар арасында ТР башкаласына гаиләсе белән килгән Уфада яшәүче Ләйсән Сөнәева да бар иде. «Без әле юлдан гына, Бауман урамында йөрергә булдык һәм шушы бәйрәмгә эләктек. Бик матур, шәп һәм якты! – дип тәэсирләре белән уртаклашты ханым. – Гомумән, Казанда без беренче тапкыр, бик канәгатьбез, Мәскәү кебек матур шәһәр».

Җыелган бүләкләрне Сабантуйда җиңүчеләргә тапшырачаклар, дип билгеләп үтте Дарья Санникова. «Казан халкының һәм кунакларының Татарстан халыкларының әлеге традициясенә һәм мәдәниятенә кушылуы бик мөһим. Минемчә, бу бик яхшы акция, Сабантуй алдыннан без бөтен шәһәр һәм аның кунаклары белән бүләкләр җыябыз һәм аларны бәйрәмнең гомуми фондына тапшырабыз, презентлар үз хуҗаларын ярышларда җиңүчеләр арасында табачак», – диде ул.

Шулай ук бәйрәм алдыннан бүген Казан ипподромында ат чабышлары башланачак. Сабантуй үзе иртәгә өч мәйданчыкта узачак. Үзәк мәйдан Мирный поселогының Каенлыгында урнашачак – биредә Татарстанның 11 районыннан төрле тематикаларга иҗади программа һәм мастер-класслар әзерләнгән. Бәйрәм мәйданчыклары Совет районының Дәрвишләр поселогының Каенлыгында һәм Киров районының Аккош күле урман паркы территориясендә ачылачак. Тулы программа махсус бүлектә тәкъдим ителә.

Фоторепортаж
ТР башкаласында Сабантуйга бүләкләр җыю буенча бәйрәм йөреше узды
Видеорепортаж
23.06.2023 14:40
ТР башкаласында Сабантуйга бүләкләр җыю буенча бәйрәм йөреше узды
Барлык яңалыклар