Татар шагыйренең тууына 135 ел тулу алдыннан KZN.RU порталы аның Казандагы шәхси әйберләре һәм Тукай урыннары турында сөйли.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель, Алинә Бережная). «И туган тел, и матур тел…» – Габдулла Тукайның бу атаклы шигъри юлларын күпләр балачактан ук хәтерли. Шагыйрьнең әсәрләре дөньяның 40 теленә диярлек тәрҗемә ителгән. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы истәлекле вакыйга – татар классик шигъриятенә нигез салучының тууына 135 ел тулу белән билгеләп үтелә. Публицист һәм шагыйрь 27 ел да яшәмәгән, әмма милли әдәбият үсешенә зур өлеш кертергә өлгергән. Татар шагыйренең туган көне алдыннан KZN.RU порталы Габдулла Тукайның шәхесе белән бәйле серләрне ача һәм шагыйрьнең әдәби музейда сакланган шәхси әйберләре, шулай ук соңгы елларда Казанда публицист булган урыннар турында сөйли.
Фаянс тартмачык, 1904-1905 еллар
Габдулла Тукай 1886 елның 26-нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туган. Әти-әниләреннән иртә ятим кала, алар үлгәннән соң ул төрле гаиләләр буенча йөри, ә аннары малайны Кырлай авылыннан бер крестьян үзенә ала. Соңрак Габдулла Тукай апасына Җаекка күченә, анда 12 ел гомер итә. Нәкъ менә шунда ул үзенә беренче танылу алып килгән шигырьләрен яза башлый, газета-журналларда басыла. Үзенең беренче гонорарына шагыйрь агач төбе формасындагы фаянс тартмачык сатып алган, анда чәчәкләр һәм җиләкләр сурәтләнгән. Мөгаен, бу рәсемнәр аңа Кырлайдагы тормышын хәтерләткәндер. Габдулла Тукай тартмачыгын үги апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән, аның белән алар бик дус булган.
«Болгар» кунакханәсе, 1907 елның октябре – 1912 елның декабре
Габдулла Тукай Җаектан Казан губернасына 1907 елның октябрендә күченеп килә. Биредә ул гомеренең соңгы елларын уздыра. Популярлыгына һәм халык арасында танылуына карамастан, Тукай матди кыйммәтләргә омтылмаган, гомер буе аның үз торагы булмаган, сәфәрләрендә ул керем йортларының һәм кунакханәләрнең арзанлы номерларында яшәгән.
Шагыйрь Мәскәү һәм Татарстан урамнары киселешендә урнашкан «Болгар» кунакханәсенең 40-нчы номерлы бүлмәсендә яши, анда татар артистлары Габдулла Кариев, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Әхмәт Колалаев һәм башкалар еш тукталган. Шул ук бинада шагыйрь басылган «Әль-Ислах» газетасы нәшрияты да уурнашкан була. Тукай яшәгән бүлмәнең эче бик гади: номерда Кабан күленә караган бары бер тәрәзә, җиһазлардан бер урынлы тимер карават һәм өстәл, шулай ук шагыйрь Казанга күченгән шәхси әйберләре салынган кәрзине булган. Тукай дусларына язган хатларында үзе яшәгән бүлмәнең кечкенә, салкын һәм юеш булуы турында әйтә.
Габдулла Тукайның түбәтәе, 1908 ел
Габдулла Тукайның Казан әдәби музеенда шагыйрьнең бәрхет түбәтәе саклана. Замандашларының истәлекләре буенча ул мөселман баш киемнәре киеп йөрмәгән, ә түбәтәйне фотосалонда үзенең бер шигырь җыентыгы өчен сурәткә төшкән вакытта кигән. Тукайга чәченең ничек ятуы ошамый, ул чакта аның дусты һәм нәшир Гыйльметдин Шәрәф кесәсеннән түбәтәен чыгарып, шагыйрьгә бирә. Шулай итеп, баш киеме Тукайда кала.
Әдәби дача, 1908-1910 еллар
Җәен Габдулла Тукай «Әл-Ислах» газетасыннан дуслары һәм хезмәттәшләре белән бергә Казан ботаника бакчасыннан ерак түгел урнашкан дачага барырга яраткан. Җылы айларда шәһәр яны йорты нәшриятка әверелгән, анда яшьләр мәкаләләр язган, китаплар өстендә эшләгән.
Көмеш җиң каптырмалары, якынча 1911-1913 еллар
Габдулла Тукай гардеробында көмеш җиң каптырмалары дусты һәм нәшир Әхмәтгәрәй Хәсән ярдәмендә барлыкка килгән. Модалы аксессуарны ул Австриядән алып кайткан. Җиң каптырмаларында кыз силуэты һәм Германиянең патент мөһере сурәтләнгән. Тукайның үзенә шундый кыйммәтле гардероб әйберен сатып ала алуы икеле – мода белән аз кызыксынган, эшләп тапкан акчасын китапларга тоткан. Шагыйрь җиң каптырмаларын такканмы, юкмы, билгеле түгел, бу хакта замандашлары истәлекләрендә берни дә әйтелми. Әмма Габдулла Тукай Җаекта яшәгән чорда рус әдәбияты белән мавыккан – Иван Крылов, Александр Пушкин, Михаил Лермонтовларны укыган һәм Лев Толстой стиленә охшарга тырышкан: путалы күлмәк, чабата киеп йөргән, иңнәренә халат салган.
Бакырдан кара приборы, 1912 ел
Габдулла Тукай күп сәяхәт иткән – Түбән Новгородта, Уфада, Әстерханда, Чиләбе өлкәсендә һәм башка шәһәрләрдә булган. Ул Россия империясе башкаласы Санкт-Петербургны да игътибардан читтә калдырмаган. Шагыйрь дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев чакыруы буенча килгән. Төньяк башкалада Габдулла Тукай татар мәктәбе укучылары белән очрашкан. Укучылар шагыйрьгә «Ау эте» дигән кара савыты бүләк иткән.
«Амур» кунакханә, 1912 елның декабре – 1913 елның феврале
1912 елның декабрендә Габдулла Тукай Мәскәү урамы, 70 адресы буенча урнашкан «Амур» кунакханәсенә күченә. Бина Печән базары каршында урнашкан, нәкъ менә аны шагыйрь үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында тасвирлый: «Иртә берлән кайнамакта бу базар, кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр».
«Амур» кунакханәсеннән ерак түгел «Китап» нәшрияты редакциясе урнашкан була. Анда шагыйрь 1907 елда экспедитор булып эшли – китапларны почта аша тарата.
Клячкин хастаханәсе, 1913 елның феврале
Гомеренең соңгы айларын Тукай Кави Нәҗми һәм Николай Островский урамнары чатында урнашкан Клячкин хастаханәсендә үткәрә. Туберкулез белән авыручы шагыйрьнең палатасы беренче катта була. Авыруы турында Габдулла Тукай 1912 елда белгән, диагнозны күренекле профессор Александр Поль куйган. Ул вакытта шагыйрь чирек үпкә белән генә сулый, табиб аңа яшәргә тагын бер ай калуын әйтә, ләкин Тукай тагын бер ел яши.
Шагыйрь мәкерле авырудан Троицкида кымыз белән дәвалана, ләкин бөтенесе дә уңышсыз була, авыру көчәя. Клячкин хастаханәсендә уздырган гомеренең соңгы айларында да Тукай иҗат итүдән туктамый, шигырьләр җыентыгын бастырырга тели. «Мин үз иҗатыма ревизия ясадым һәм үз халкым өчен калдырырга теләгән әсәрләрне генә сайлап алдым», – диелә аның истәлекләрендә.
Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана бара. Үләр алдыннан ул үзенең васыятен әйтә – нәширләр аңа бирергә тиешле биш йөз сум акчага татар ятим баласын укыту өчен стипендия түләүне сорый.
1913 елның 15-нче апрелендә шагыйрь вафат була.
Үлгәннән соңгы битлек, 1913 елның апреле
Тукайның үлүе турындагы хәбәр бөтен илгә тарала, газета-журналларда шагыйрь турында мәкаләләр басыла. Аның үлеме чын милли фаҗигагә әйләнә.
Тукай белән хушлашырга дистәләрчә мең кеше килгән – мәктәп укучыларыннан алып түрәләргә кадәр, шагыйрьне барысы да яраткан. Бу көнне мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә, заводларда, фабрикаларда укулар туктатылып тора.
Шагыйрьнең җирләгән вакытта аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган. Сүз уңаеннан, Тукай үлгәннән соң битлек ясалган беренче мөселман булган. Ислам кануннары буенча моны эшләү тыелган.
1913 елдан соң Габдулла Тукай сурәте төшерелгән конфетлар
Габдулла Тукай яшәгән чорда газеталарда күргәннәренең барысын да язган. Еш кына аның геройлары булып танылган шәхесләр була. 1908 елда «Яшен» журналында ул, шаяртып, сурәте белән конфет һәм сабын чыгарыган җәмәгать эшлеклесе Исмаил Гаспринский турында яза.
Вафатыннан соң язмыш аның белән дә шулай шаярта: Тукай портретлары кәнфит, сабын, мәктәп дәфтәрләрен бизи.
Сүз уңаеннан, шагыйрь газета-журнал битләрендә генә шаяртмый. Ул таныш булмаган кешеләргә кунакханә телефоннарыннан шалтыратырга һәм аларга шигырьләрен укырга яраткан. Ничектер, артист Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән шулай шаяртып карый, тегесе моңа үпкәли.
Габдулла Тукайның соңгы җыентыгы, 1914 ел
Тукай бастырырга хыялланган җыентык аның вафатыннан соң чыга. Аңа шагыйрьнең фотосурәтләре, автографлары, шулай ук Тукай тормышына багышланган фәнни мәкаләләр кергән. Китап өч вариантта басылган – типография сыйфатыннан бәя аерылган. Бу, статусы һәм матди хәленә бәйсез рәвештә, һәркем үзенә сатып ала алсын өчен эшләнгән.
1918 һәм 1933 елларда китапны Токиода гарәп графикасында чыгарганнар, беренче тапкыр кириллицада ул 2021 елда басылачак.
Материалда Казан шәһәре KZN.RU, ТР Милли музееның фотосурәтләре кулланылды.