В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Ратушасында узган түгәрәк өстәлдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясадылар.
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). 14-нче декабрь көнне Казан Ратушасында түгәрәк өстәл узды. Анда катнашучылар – милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре – Татарстан башкаласында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясадылар.
«Без барыбыз да елның гади булмаячагын аңладык, әмма шул ук вакытта ул безгә яңа мөмкинлекләр ачты. Нәтиҗәдә, ул, чыннан да, бик күп нәтиҗәле башлангычлар алып килде, – диде җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Казан Мэриясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе – халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү. Һәм Татарстандагы диаспораларның һәр вәкиле бу елда үз мәдәниятенә безнең тарафтан күрсәтелгән хөрмәт һәм кызыксынуны тоюы безгә бик мөһим булды».
Очрашуда 2021 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре һәм булачак проектларны гамәлгә ашыру планнары каралды. Шулай итеп, Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамында «Казан тавышлары» музыкаль-театральләштерелгән тамашасын оештыру, Горький исемендәге паркта «Агачлар нәрсә турында җырлый?» спектаклен кую, фоторәссам Евгений Канаевның Бауман урамындагы «Булу...» күргәзмәсе турында Мәдәният идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Екатерина Әхмәтшина чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Римма Бикмөхәммәтова сентябрь аенда метрополитенда йөри башлаган «Туган телләр поезды» проектын тәкъдим итте. Составны бизәүдә Казан һәм Татарстанда яшәүче 20-ләп халык теле кулланылган. Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә бу поездда Казан Мэры Илсур Метшин йөрде.
Шулай ук көз башында узган «Халыклар дуслыгы казаны» фестивален Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова тәкъдим итте. Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда казанлылар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар һәм алар күз алдында әзерләнгән пылау белән сыйландылар.
«Саумы, Казан!» (Здравствуй, Казань!) әдәби конкурсын үткәрү турында шул исемдәге китап дизайнеры Рузалина Мөсабирова сөйләде. Жюри хөкеменә Казан һәм аның халкы турында 120-дән артык хикәя җибәрелгән иде, шуларның 50-дән артыгы – татар телендә, 70-е – рус телендә. Авторлар сыйфатында Татарстан, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алтай крае, шулай ук Австралия, Төркия һәм АКШта яшәүчеләр чыгыш ясады. Нәтиҗәдә 12 финалист билгеләнде.
Касә янындагы мәйданда көз көне Идел буе халыкларының беренче «Итил» фестивале узды. Ул музыканы, театрны, бию сәнгатен, милли гореф-гадәтләрне һәм заманча иҗатны берләштерде – анда Идел елгасы ярында яшәүче төрле халык вәкилләре катнашты. Уникаль чараны уздыру турында Парклар һәм скверлар дирекциясенең «Казан» гаилә үзәге менеджеры Наилә Мелихова сөйләде.
Дирекциянең тагын бер парк-менеджеры Асия Гыйззәтуллина «Хәрәкәттә – бәрәкәт» («В движении – жизнь») дигән башка эре проект нәтиҗәләре турында сөйләде. Җәйге сезон дәвамында шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре узды.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук ТР Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
«Йомгаклап шуны әйтәсе килә, милли юнәлештә эшне без яңа елда да дәвам итәргә планлаштырабыз. Чөнки без барыбыз да шәһәребезне милли мәсьәләләрне хәл итүдә беренче рәтләрдә күрергә телибез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Искәртеп узабыз, алдарак Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында тормышка ашырылган проектлар Мәскәү районының 12-нче номерлы гимназиясендә узган түгәрәк өстәлдә тикшерелде. Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетының структур бүлекчәләре рәисләре, шулай ук Казан активистлары катнашты.