В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Парк кырында кар атышу буенча турнирда уеннарда катнашучылар көндәш команда флагын алырга тиеш булачак. Шул ук вакытта аларга көндәшләренә кар йомарламнары атарга кирәк. Барлыгы бишәр кешедән торган алты команда катнашачак. Уенда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
Итек киеп уйналачак футбол матчын «Рубин» ФК белән берлектә оештыралар. Җиңү өчен өчәр уенчыдан торган командалар көрәшәчәк. Матч ике таймда җиде минут узачак. Итекләр уенчыларга ярышлар башланганчы биреләчәк. Теркәлү узарга кирәкми, матчлар бер-бер артлы узачак.
Шәһәрлеләр өчен тагын бер традицион кышкы күңел ачу – уеннарда катнашучылар төрле биремнәрне үтәргә тиеш булган каршылыклар полосасын узу. Ярышларга теркәлү узарга шулай ук кирәкми. Каршылыклар полосасын чират буенча үтәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль Яңа ел бәйрәмнәрендә булырга тиеш иде. Чара көчле салкыннар аркасында булмый калды.