Сибгат Хәким урамы буенча урнашкан участокта – Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр – яңа парк һәм яр буе барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүдә катнашу өчен 30 еллык эш тәҗрибәсе булган атаклы француз архитекторын чакыру идеясе «СМУ-88» төзелеш компаниясе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсонныкы. Башта компания Мишель Пенага Atlantis Deluxe торак комплексын төзекләндерү концепциясенә заказ бирергә планлаштырган иде, әмма архитектор проектлары белән танышу барышында аны шәһәр җәмәгать киңлекләрен үстерүгә җәлеп итү идеясе туды.
Искәртеп узабыз, Мишель Пена – PaysSages (Ницца/Париж) экологик Ассоциациясе президенты, француз ландшафт архитекторлары федерациясе президенты (2008-2011 еллар), КОС/СЕВЕН ландшафты өлкәсендә ЮНЕСКО гыйльми советы әгъзасы (2016 - 2018 еллар), Франция мэрлары ассоциациясе консультанты, ландшафт дизайны турында китаплар һәм публикацияләр авторы, Франциядәге һәм аннан читтә югары һөнәри мәктәпләрдә укытучы.
«СМУ-88» төзелеш компаниясе белән Мишель Пена арасында килешү 2020 елның сентябрь ахырында имзаланды. Казансуның уң яры территориясен ландшафт үсеше проектын эшләү өчен Казан башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белгечләре катнашында техник бирем әзерләнгән иде. Мишель Пена Казан өчен мөһим булган әлеге территорияне һәм Татарстан башкаласының яңа символы – «Казан» гаилә үзәген төзекләндерүнең тирәнәйтелгән концепциясен булдырачак. Проект ел ахырына әзер булыр дип күздә тотыла.
«Мишель Пена – ландшафт архитектурасы өлкәсендә тәҗрибә һәм компетенцияләрнең чын хәзинәсе. Аның катлаулы экологик бурычларны хәл итү өчен технологик алымнарны куллану осталыгы мине бик гаҗәпләндерде, – дип сөйли «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры Илья Вольфсон. – Ышанам ки, без Мишель Пена белән казанлылар өчен лаеклы бүләк ясаячакбыз, һәм тиздән Казансуның уң як яры Казанны гына түгел, бөтен Идел буен төзекләндерү тарихында яңа бүлек булачак».
Мишель Пена проектлары матур һәм экологик кына түгел – алар әйләнә-тирә мохитне мәдәни тулыландыруга өлеш кертәләр, халыкның шәһәр пейзажы белән эмоциональ элемтәләрен көчәйтәләр. Әйтик, Парижда Мишель Пена Монпарнас вокзалы түбәсендә «Атлантик бакча» паркын төзи, ул Франциядә экоинженерия белән беренче ландшафтлы «яшел» түбә була. Шулай ук ул Парижда Баньоле паркы, Auteil ипподромын, д'Отей променадын реконструкцияләү, Марэшо районында трамвай юлларын һәм янәшәсендәге территорияне төзекләндерү, Жан Мулэн һәм Монтрей паркы проектлары авторы буларак билгеле.
Ниццада Пена проекты буенча «Прогулочная Пайон» паркы булдырылган, аның үзенчәлеге шунда ки, ул шул ук исемдәге тау елгасы үзәне өстендә урнашкан. Катлаулы инженерлык карарлары нәтиҗәсендә Мишель Пена грунтның чагыштырмача зур булмаган калынлыгында тулысынча ботаника бакчасын урнаштыра алган.
Россиядә Мишель Пена Мәскәүдә ВДНХ Ландшафт паркы концепциясе өстендә эшләде. Бу 2018 елда ачылган иҗтимагый киңлек биш табигый зонага бүленгән, анда гадәти булмаган ландшафтлы аттракционнар булдырылган. Әйтик, акватик бакча, анда понтоннар буенча йөрергә була, алар арасында экзотик су үсемлекләре чәчәк атып утыра. Икенче мисал – шахмат тактасы формасында яшел лабиринт, аның стеналары төрле токымлы агачлардан һәм куаклардан тере койма формалаштыра. Моннан тыш, архитектор – Пекин һәм Кытайның Чжэнчжоу җәмәгать киңлекләренең авторы да.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «СМУ-88» төзелеш компаниясе Казанның Марьино күлен экореабилитацияләде, ДЦП белән авыручы балалар өчен 4-нче номерлы мәктәп-интернатка футбол кыры бүләк итте һәм танылган урам рәссамы Рөстәм Кубик белән берлектә Завойский урамында иң озын мурал ясады.