Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2024, 12:14

«Доверие» үзәге филиалында сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалы гаиләләр турында фотокүргәзмә ачылачак

Экспозиция «Мөмкинлек юлы» социаль проектын тәмамлаячак

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр турында фотокүргәзмә ачылачак. Экспозиция килүчеләргә мондый кыенлыклар белән очрашкан һәр кешенең матурлыгын күрсәтәчәк.

Фотосурәтләрдә «Мөмкинлек юлы» проектында катнашкан гаиләләр сурәтләнгән. Алар өчен фотосессияләр, юрист һәм психолог белән очрашулар, сәфәрләр оештырылды. Программа һәр катнашучының ихтыяҗларын исәпкә алып төзелде. Чаралар ата-аналарга үзләре һәм балалары өчен горурланырга өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Йомгак ясаганда катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашачаклар һәм яңа инклюзив проектларны гамәлгә ашыру буенча теләкләрен белдерәчәкләр.

Соңгы очрашу 3 декабрьдә 8 Март урамындагы 4 нче йорт адресы буенча узачак. Шул ук көнне биредә «Гаиләнең махсус көче» фотокүргәзмәсе ачылачак. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр «Доверие» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге матбугат хезмәтендә.

«Мөмкинлек юлы» проекты грант конкурсы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Барлык яңалыклар