Бәйгенең беренче этабы 1-нче июньдә старт алды һәм 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Республика халкы «Милли проектлар: Татарстан – 2020» республика фотобәйгесенә кушыла ала.
Фотобәйге җиде номинация буенча уздырыла: «Риза», «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Карар бар», «Туры караш», «Объективта – балалар», «Республика үсеше өчен, һәркем мәнфәгатен кайгыртабыз».
Бәйгенең беренче этабы 1-нче июньдә старт алды һәм 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыя.
Икенче муниципаль этап 15-нче октябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр узачак, бу чорда республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә фотографияләр сайланачак.
1-10 декабрьдә фоторәсемнәр республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк. Нәтиҗәләрне 10-20 декабрь көннәрендә уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстанда күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Фотобәйгедә катнашу кагыйдәләре белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.