В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт сәхнәсендә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 300 дән артык башкаручы һәм 50 коллектив чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
Сәхнәдә Россия, Төркия, Һиндстан, Иран артистлары – барлыгы 300 дән артык башкаручы, Россия һәм чит илләрдән 50 гә якын коллектив чыгыш ясаячак. Скандинавия, Австралия, Латин Америкасы, Испания, Болгария һәм Черногория музыкасы бу илләрнең мәдәнияте белән мавыгучы музыкантлары башкаруында яңгыраячак. Илебезнең фольклор коллективлары һәм ансамбльләре Идел буе, Үзәк Россия, Урал һәм Себердән киләчәк. Электроника, фолк-рок, борынгы җырлар һәм инструментлар, борынгы костюмнар һәм йолалар тамашачыларга заманча этнокультура чикләрен ачачак.
Мастер-классларда барлык теләүчеләр дә Тува бугаз җырлавы һәм Австралиянең диджеридуында уйнау серләре, варганда, табл барабаннарда һәм джембадагы уеннарның база кагыйдәләре, мордва тынлы уен коралы ясау үзенчәлекләре, заманча музыкада импровизация нигезләре белән таныша алачаклар. Шулай ук фестивальдә бию мастер-класслары узачак: катнашучылар татар, рус, шотланд, испан һәм һинд биюләре элементларын өйрәнәчәкләр.
Һөнәрчелек ярминкәсендә 100 дән артык оста җыелачак, алар табигый материаллардан ясалган уникаль эшләнмәләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук татар күн мозаикасы, агач кисү, Болгар һәм эретеп ябыштыру керамикасы, япон остасыннан оригами һәм каллиграфия, тимерчелек эше һәм тагын 50 дән артык мастер-класслар узачак.
Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән шеф-пешекчеләр аш-су мәйданчыгында бәрәңге барлыкка килгәнчегә кадәр нинди ашлар әзерләнүе турында сөйләячәкләр. Мастер-классларда катнашучылар күбесе бүген онытылган борынгы бәйрәм һәм көндәлек ризыкларны әзерләргә өйрәнәчәкләр.
«Крутушка»да беренче тапкыр XIX гасыр техникасы белән борынгы фотоателье эшләячәк. Шулай ук Россия этнологлары һәм антропологлары катнашында мәдәни-агарту лекцияләре, уеннар, анимацион мастер-класслар, кино күрсәтү, сәнгать күргәзмәсе оештырыла. Халык костюмы күргәзмәсендә Идел буе һәм Урал осталарының эшләре тәкъдим ителәчәк.
«Крутушка»да балаларга берничә спектакль күрсәтеләчәк: Санкт-Петербургның «Папьемашенники» Петрушки театрының «ТруПеТру» спектакле, Мәскәүнең «Душегреи» театрының «Пастушья дудочка» спектакле һәм «Ученый медведь» театрының эскимосс «Сказка в бубне» спектакле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тулырак программа белән фестиваль сайтында танышырга мөмкин. Чарага керү – билетлар буенча.
«Крутушка» этник фестивале 13 нче тапкыр үткәрелә. Ул ТР Биектау муниципаль районының «Биектау» хәйрия фонды, «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Гармония» иҗтимагый һәм гражданлык инициативалары фонды, «Энто» иҗат берләшмәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәме белән оештырылган.