Шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары өчен 26 җәмәгать киңлегендә 160 тан артык чара әзерләнде
Фото: Денис Гордийко
Бүгенге көндә 23 җәмәгать киңлеге бәйрәмчә бизәлгән, ә аларның 15 ендә Яңа ел чыршылары урнаштырылган.
«Программа һәр яшькә яраклы итеп әзерләнгән. Мин казанлыларны һәм шәһәр кунакларын паркларга чакырам. Бүген аларны чакырырга кирәк тә түгел. Кешеләр анда болай да рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр. Ял итү өчен инфраструктура, вакыйгалар программасы, аларга әзерлек – барысы да бар. Сыйфатлы сервис һәм шәһәр халкына оператив мәгълүмат бирәсе генә калды», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Айгөл Латыйпова хәбәр иткәнчә, чыршы шәһәрчекләре 15 эре шәһәр паркында барлыкка киләчәк, алар 19 нчы декабрьдән ачыла башлаячак. Чыршыларда утларны Кыш бабай һәм Кар кызы кабызачак, шуннан соң казанлыларга театр тамашалары күрсәтеләчәк.
20 нче декабрьдә – Урицкий исемендәге паркта, 19:00 сәгатьтә;
21 нче декабрьдә – Мир урамындагы паркта, 18:30 сәгатьтә, Горький исемендәге паркта, 19:00 сәгатьтә;
22 нче декабрьдә – Салават Күпере янындагы паркта, 19:00 сәгатьтә;
23 нче декабрьдә – Казансу елгасы яр буенда, 15:00 сәгатьтә; ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында, 16:00 сәгатьтә; «Казан» гаилә үзәге янында, 17:00 сәгатьтә;
24 нче декабрьдә – «Ак чәчәкләр» бульварында, 18:00 сәгатьтә;
25 нче декабрьдә – Фучик урамындагы бульварда, 19:00 сәгатьтә;
26 нчы декабрьдә – «Калейдоскоп» паркында, 19:00 сәгатьтә (рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән);
27 нче декабрьдә – «Крылья Советов» паркында,17:30 сәгатьтә; «Сосновая роща» паркында,18:00 сәгатьтә; «Светлая долина» паркында, 19:00 сәгатьтә;
28 нче декабрьдә – Балыкчы бакчасында, 19:00 сәгатьтә.
Бәйрәм чаралары кышкы каникуллар дәвамында планлаштырылган. Әйтик, 23 нче декабрьдә Салават Күпере районы паркында узачак әдәби кичәдә китап клубында катнашучылар «Яңа ел һәм Раштуага хикәяләр» турында фикер алышачак. ТР Милли китапханәсе белән берлектә Казан парклары һәм скверлары дирекциясе винил кичә әзерләгән. 29 нчы декабрьдә теләгән һәркем китапханә фондыннан пластинкаларны тыңлый алачак.
23 нче декабрьдә Казансу яр буенда экочыршылы шәһәрчекне ачу тантанасында пластик капкачларны җыю буенча акция башланачак. Ә «Черек күл» паркында фотофандомат урнаштырачаклар. Җәмәгать киңлегендә кунаклар фотобудкада фотога төшә алачак, ә моның өчен кулланылган ПЭТ-шешәләрне тапшырырга кирәк.
«Атмосфера» а-капелла төркеме 25 нче декабрьдә һәм 7 нче гыйнварда Лядской бакчасында һәм Балыкчы бакчасында халык яратып өлгергән Яңа ел композицияләрен башкарачак.
Мәктәп укучылары Горки-Әмәт урманындагы кышкы эколагерьга бара алачак. 25-27 нче декабрьдә укучылар шәһәр кошларын һәм хайваннарын кышын ничек кайгыртырга икәнен беләчәкләр, шулай ук шәһәрләрнең тотрыклы үсеш нигезләрен өйрәнәчәкләр. Моннан тыш, балалар икенчел чималдан Яңа ел чыршысына уенчык ясый алачак.
26 нчы декабрьдә «Калейдоскоп» паркында чыршы шәһәрчеге ачыла. Ә 6 нчы һәм 7 нче гыйнварда «Казан» гаилә үзәге бинасында ишетү, күрү сәләте бозылган һәм аутизм спектры бозылган кешеләр өчен экскурсияләр үткәреләчәк.
«Яшәү яме» проекты катнашучылары өчен яңартылган Балыкчы бакчасында 29 нчы декабрьдә беренче тапкыр бию буенча «Танцплощадка» мастер-классы узачак. Тагын берничә парк территориясендә инструкторлар белән скандинавия йөреше буенча ачык төркем күнегүләре була.
Ә инде 1 нче гыйнварда барлык теләүчеләрне «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концертында көтәчәкләр. Кичке программада: дискотека, интерактив шоу.
Алты җәмәгать киңлегендә 1-3 нче гыйнварда Мәскәүнең «Морэс» театры чыгыш ясаячак, ул цирк тамашасы элементларын күрсәтәчәк.
3 нче гыйнварда Кыш бабай белән иң яшь шәһәрлеләр очраша алачак. Яңа ел утренниклары сериясе мәдәният йортлары белән 13 җәмәгать киңлеге территориясендә уздырылачак. «Салават Күпере янындагы паркта һәм ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында шәһәр халкы концерты белән бергә өстәмә утренниклар узачак», – дип өстәде Айгөл Латыйпова.
Беренче тапкыр «Казансуны үстерү стратегиясе» кысаларында тормышка ашырыла торган «Шәһәрле-галим» проекты кышкы форматта узачак. Программага чаңгы (3 нче гыйнвар) һәм орнитология (14 нче гыйнвар) экскурсияләре, кышкы балык тоту буенча мастер-класс (7 нче гыйнвар), кышкы урман терапиясе (21 нче гыйнвар) керә. Шулай ук Рус-Алман Швейцариясе территориясендә, икенчел чималны аерым җыеп, кышкы өмә оештыру планлаштырыла.
«4 нче гыйнварда «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә тау чаңгысы курорты атмосферасын тоярга мөмкин, биредә беренче кышкы «Вечеринка в болоньевых штанишках» оештырыла», – дип җиткерде Айгөл Латыйпова. Dj Biicla бәйрәм хедлайнеры булачак. Кунаклар тарологтан фал ачу ала һәм фото зонасында фотога төшә ала. Шулай ук мәйданчыкта VR-күзлек һәм фуд-корт белән экстремаль спорт төрләре буенча зоналар эшләячәк.
Кышкы уеннарның беренче гаилә фестивале 6 нчы гыйнварда Горький паркында була. Уеннарда катнашучылар кар атыш турнирында, итек киеп фтубол уйнауда ярышачак, зур каршылыклар полосасын узачаклар һәм төньяк чум торагын ясаячаклар.
6 нчы гыйнварда Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә ел саен үткәрелә торган «морж» бәйрәме узачак. Аны җирле «морж» җәмгыяте белән берлектә үткәрәчәкләр. Айгөл Латыйпова сөйләвенчә, йөзүгә теләгән һәркем кушыла ала.
6 нчы гыйнварда Горки-Әмәт урманында татар телендә стендап-кичә узачак. Ә 7 нче гыйнварда паркта ярышларны яратучылар өчен радиоидарәле машиналарда ярышлар була. Турнир махсус төзелгән кар трассасында узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.
«Ак чәчәкләр» бульварында өлкәннәр һәм балалар өчен иҗади мастер-класслар планлаштырылган, ә CUBE контейнер үзәге резидентлары Горки-Әмәт урманында медитация, йога һәм урман терапиясе практикаларын оештыра. Шулай ук паркта кафеларның берсеннән мастер-класслар сериясе узачак. Казанлылар йога белән яңа «Светлая долина» паркындагы ябык павильонда да шөгыльләнә алачак. Бәйрәм кәефе шулай ук Зур Зәңгәр күл территориясендәге экоүзәктә дә булачак – оештыручылар экологик мастер-класслар үткәрәчәкләр. Барлык чараларның вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Моннан тыш, кыш көне паркларда «Алдынгылар хәрәкәте» квестлары, карда волейбол буенча Россия чемпионаты, «Рубин» футбол клубы белән бергә итек киеп футбол уйнау, I Love Running җәмгыятеннән балалар йөгереше планлаштырылган. Ә Бауман урамы ел саен үткәрелә торган «КышДаКар-фест» кышкы фестивален кабул итәчәк.
«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта фастфуд һәм эчемлекләр белән «Казан күчтәнәчләре» Яңа ел ярминкәсе ачылачак. Төп чыршы шәһәрчеге ачылган көнне (23 нче декабрьдә, 16:30 сәгатьтә) территориядә аттракционнар һәм интерактив партнерлык зоналары эшли башлаячак. Шулай ук казанлылар өчен бушлай тау җиһазландырылачак.
Кышкы программа афишасы социаль челтәрләрдә һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе газетасында, шулай ук дирекциянең рәсми сайтында урнаштырылачак.