Программага түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм вакансияләр ярминкәсе кертелгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 17 нче ноябрь). Татарстан башкаласында 23 нче һәм 24 нче ноябрьдә «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы узачак. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә архитектура-төзелеш вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлыклар вәкилләре җыелачак.
Катнашучылар предприятиеләрдә яшь белгечләрнең үсеш перспективалары һәм төзүчеләрнең хезмәт базарында ихтыяҗы турында фикер алышачак. Темаларның берсе укыту һәм кадрлар әзерләү булачак. Спикерлар тармакта уңышлы карьера өчен кирәкле компетенцияләр турында да сөйләячәкләр.
Мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар, студентлар өчен экспертлар белән түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, Татарстанның эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр оештырыла, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.
«Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы төзелеш индустриясендә, ТКХ һәм сәнәгать җитештерүендә квалификацияле кадрлар составы формалаштыруга юнәлтелгән. Сылтама буенча тулырак мәгълүматны белергә һәм катнашу өчен теркәлергә мөмкин.