В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара программасына пленар утырыш, секция очрашулары, шулай ук хәйрия оешмасы проектларын тәкъдир итү чаралары кертелгән
Шәһәрнең ун мәйданчыгында халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль алым буларак инклюзия юнәлеше» форумы уздырыла, үзәк киңлек буларак «Московский» мәдәният үзәге сайланган. 23 һәм 23 апрельдә узачак форумга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Израиль, Казахстан һәм Белоруссия кунакларын да кертеп, 250 катнашучы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Татьяна Мерзлякова сөйләде.
Форум экспертлар, хакимият, бизнес һәм коммерцияле булмаган сектор вәкилләре арасында әңгәмә форматында узачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов ассызыклаганча, «Игелекле Казан» шәһәр тормышының системага салынган бер эшчәнлек төренә әйләнеп, инде күптән проект исеме булудан туктаган.
«Бүгенге көндә хәйриячелекнең нинди юл белән үсәргә тиешлеге хакында фикер алышу өчен бергә җыелу аеруча мөһим. Бу шәһәрне кешелеклерәк итә торган эшчәнлек, безнең тәкъдимнәребез исә аерым гамәли эшләрдә чагыла», – дип билгеләп үтте Азат Абзалов.

Форумга 250 катнашучы теркәлгән. Чара географиясе чит илләрне дә колачлый: форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Израиль, Казахстан һәм Белоруссия вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган проектларны күрсәтү форумның төп бурычы булып тора. «Московский» мәдәният үзәгендә катнашучыларга «Игелекле Казан» проектлары: коворкинглар, ресурс үзәкләре, аң үсешендә үзенчәлекләр булган балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтә торган махсус фатирлар эше тәкъдим ителәчәк.
Хәйрия өлкәсенең төп фигуралары: Президент грантлары фондының генераль директоры Илья Чукалин, «Вклад в будущее» хәйрия фонды җитәкчесе Петр Положевец һәм «Страна для детей» фонды директоры Алексей Петров үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Форумның эше төп биш юнәлеш: хәйриячелек мәдәниятен үстерү, коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүнең «бердәм тәрәзәсен» булдыру, волонтерлык тәкъдимнәрен киңәйтү, системалы инклюзия, грант операторлары һәм бизнес белән хезмәттәшлек итү буенча оештырыла.
Чара программасына пленар утырыш, секция очрашулары, шулай ук хәйрия оешмасы проектларын тәкъдир итү чаралары кертелгән.

«Игелекле Казан» проекты 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Ун ел эчендә шәһәрдә 130 дан артык хәйрия оешмасын берләштергән тотрыклы экосистема булдырылган.
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, җәмгыятьнең тотрыклылыгына яный, аның үсешен кыенлаштыра торган социаль мәсьәләләргә тиз арада җавап бирү сәләте коммерцияле булмаган секторның төп өстенлеге булып кала. Аның сүзләренә караганда, Казанда кешегә яшьтән үк ярдәм итүдән башлап һөнәри эшкә урнаштыруга кадәр илтеп җиткерә торган үзәкләр челтәре булдырылган. «Гаиләдә сәламәтлеге чикле бала туган очракта, әни кеше кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген төгәл белә. Ул сабыйның киләчәге өчен борчылмаса да була», – дип өстәде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры.
Мондый алым сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт кебек төрле тармакларның көчләрен берләштерергә ярдәм итә.
Форум Казан мэриясе һәм Татнефть хәйрия фонды гранты ярдәмендә оештырыла. «Игелекле Казан» рәсми сайтында тулы программаны табарга һәм катнашу шартлары белән танышырга була.