В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкта чистарту эшләре бара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Горький исемендәге паркта фонтан 7-нче августка кадәр эшләми. Хәзерге вакытта объектта чистарту эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Шәһәр халкыннан сак булуларын һәм эш алып барыла торган мәйданчыкка кермәүләрен сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 23 фонтан бар, аларның һәркайсы дизайны, зурлыгы, концепциясе һәм файдаланыла торган материаллары белән аерылып тора. Шәһәрдәге борынгы фонтаннарның берсе - Ленин бакчасында урнашкан архитектура корылмасы, ә иң яңасы - Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверындагы фонтан.