Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2023, 16:53

Казанның Балыкчы бакчасындагы фонтанны тарихи рәвешендә торгызачаклар

Иске касә сүтелә – ул авария хәлендә булган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Казанның Балыкчы бакчасындагы фонтанны тарихи рәвешендә торгызачаклар. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр. Касәдә балыкчы белән скульптура урнаштырылачак – бу композиция бакчада 1936 елда барлыкка килгән (шунлыктан парк шулай аталган).

Соңрак балыкчы скульптурасын алганнар, ә касәсен чәчәк вазоны итеп куллана башлыйлар. Ул мәдәни мирас объекты түгел, күптән түгел эшчеләр аны сүткәннәр, чөнки ул авария хәлендә булган. Касәгә фонтан механизмнарын тоташтыру һәм статуяны кую мөмкин түгел – бу ул ясалган материаллар белән бәйле.

Иске касә урынына, заманча, нык һәм янмый торган материаллар кулланып, охшаш конструкция ясалачак. Аның каркасы тимер-бетоннан булдырылачак, шуның хисабына конструкция нык, каты һәм тотрыклы булачак. Өстәмә рәвештә фонтанның тугыз индивидуаль су контуры һәм берничә эш режимы барлыкка киләчәк. Аның ничек эшләвен сылтама буенча күрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда проектлаучылар халык белән очрашты. Алар фонтанны реконструкцияләү буенча шәһәр халкының тәкъдимнәрен исәпкә алганнар. Узган ел очрашуда казанлылар аның язмышы белән дә кызыксындылар. Белгечләр аңлатуынча, тулысынча сүтү кирәк, әмма касә һәм скульптура торгызылачак.

Балыкчы бакчасының беренче төзекләндерелгән өлеше узган елның сентябрендә ачылды. Паркта Кызыл Армия урамы ягыннан эшчеләр тышкы яктырту һәм видеокүзәтү системаларын тоташтырды, юл өслеген яңартты һәм зур тематик балалар мәйданчыгы булдырды. Эш район халкы белән тыгыз элемтәдә алып барылган. Аларның бакчаны су басуга бәйле шикаятьләрен исәпкә алып, булган яшеллекне саклаган хәлдә, вертикаль планлаштырылуы үзгәртелгән.

Икенче өлешне төзекләндергәндә Балыкчы бакчасында тренажерлар белән спорт зонасы, амфитеатрлы футбол кыры, теннис корты, чаралар үткәрү өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Җәй көне анда ачык һавада фильмнар күрсәтүне оештыру, ә кыш көне чыршы урнаштыру планлаштырыла. Бакчада шулай ук оригиналь яктылык бизәлеше – фонарьлар һәм ретростильдәге гирляндалар булдырылачак.
Барлык яңалыклар