В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гуманитар ярдәм 44 пунктка – хәрби частьләргә, госпитальләргә, социаль балалар учреждениеләренә юллана
«Тыныч күк йөзе өчен» хәйрия фонды фотосы
Хәзерге вакытта «Тыныч күк йөзе өчен» хәйрия фонды тиздән махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк рекордлы күләмдә гуманитар ярдәм туплау белән шөгыльләнә. 44 пунктка дүрт зур йөк машинасы җибәреләчәк. 13 нче йөкне хәрби частьләргә, госпитальләргә һәм социаль балалар учреждениеләренә илтеп тапшыру өчен транспорт чарасын Казан мэриясе бирә.
«Тыныч күк йөзе өчен» фондында хәбәр итүләренчә, йөк составында – алты автомобиль, ике мотоцикл, 20 генератор һәм шул кадәр үк автоном җылыткыч. Гуманитар ярдәм буларак шулай ук блиндажлар өчен төзелеш материаллары – 30 кубометр такта һәм борыс, 200 ОСП табагы, бер километр полиэтилен пленка, шулай ук 70 рулон челтәр-рабица һәм махсус кирәк-яраклар юллана. Фонд шулай ук үзендә эшләнгән 70 турель җайланма, җылыткычлар, радиостанцияләр, саклагыч сеткалар, автомобиль кирәк-яраклары, дарулар, көнкүреш техникасы, озак саклана торган азык-төлек һәм инвалид коляскалары җибәрә.
Фонд волонтерлары гуманитар ярдәмне сугышчылар сораган кирәк-яраклар буенча туплый, шуңа күрә ярдәм җыелмасы вәзгыятькә карап үзгәрә. Алгы сызыктагы сугышчыларга төзелеш материаллары, позицияләргә беркетелгәннәргә саклану һәм ныгыту чаралары таләп ителә. Салкыннар җитү белән башка төр кирәк-яракларга да ихтыяҗ арткан: хәзерге вакытта блиндажларны яңгырлардан һәм дымлылыктан саклау өчен полиэтилен пленка, шулай ук җылылык пушкалары сорала.
Сабыйлар йортына һәм балалар йортларына кием-салым, уенчыклар җибәрәчәкләр. Госпитальләргә бер партия дару, медицина кирәк-яраклары һәм җиһазлар тапшырачаклар.
Ел башыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән егерме тонналы 16 фура һәм җиде тонналы 11 йөк машинасы озатылган.
«Тыныч күк йөзе өчен» фондына, махсус хәрби операция зонасына 12 гуманитар ярдәм җибәрүне оештыруда Казан мэриясе ярдәм итә. Бу юлы да йөк җибәрү өчен транспорт чарасын мэрия биргән.