Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2019, 14:38

«Ярдәм» фонды Президент гранты акчаларын Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100-дән артык кешене тернәкләндерүгә юнәлдерәчәк

«Бер-беребезгә ярдәм итик» дигән социаль проект РФ Президенты грантын һәм «Ярдәм» милли банкының үз чараларын финанслау шартларында тормышка ашырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Быел «Ярдәм» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты РФ Президенты грантларының икенче конкурсында җиңүче булды. Грант акчаларын Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100-дән артык кешене тернәкләндерүгә, шулай ук яңа махсус җиһазлар сатып алуга һәм «Ярдәм» мәчете территориясендә социаль парк төзүгә юнәлдерү планлаштырыла.

«Бер-беребезгә ярдәм итик» дигән социаль проект РФ Президенты грантын һәм «Ярдәм» милли банкының үз чараларын финанслау шартларында тормышка ашырыла. Быел проект бюджеты 8,5 млн. сумнан артык тәшкил иткән, шуларның 4,8 млн.нан артыгы – грант акчалары һәм 3,6 млн. сумы – фонд акчалары. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү курслары ярдәмендә социаль адаптацияләү проектның максаты булып тора. Үзәк 17 яшьтән өлкәнрәкләрне кабул итә.

«Проектның барлык чаралар комплексы инвалидларга үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачарга, мөстәкыйльлеккә, үз көчләренә ышаныч табарга, үз-үзеңә бәя бирергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде хәйрия фонды оештырган матбугат конференциясендә «Ярдәм» укыту-тернәкләндерү үзәге директоры, «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты җитәкчесе, инвалидларны укыту һәм тернәкләндерү методикасы авторы Мәликә Гыйльметдинова. - Дәресләр һәр курста катнашучыларның физик һәм психологик халәтен исәпкә алып үткәрелә».

Президент грантына Россиянең төрле төбәкләреннән биш төркемне укыту һәм тернәкләндерү планлаштырыла. Тернәкләндерүне 100-дән артык кеше узачак. Хәзерге вакытта курслар инде старт алды, алар 1-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, грант акчаларының күп өлеше тернәкләндерү үзәген матди яктан тәэмин итү һәм тернәкләндерү өчен махсус җиһазлар сатып алуга тотылачак. Шулай итеп, бүлмәләрдәге һаваны зарарсызландыручы бактерицид рециркуляторлар белән тәэмин итү, инвалид коляскалары, терәк таяклар һәм башка җиһазлар сатып алу күздә тотыла. Арт-терапия өчен кинетик ком, ут белән рәсем ясау өчен планшетлар, шашка, шахмат, тренажерлар, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен эспандерлар сатып алыначак. Фонд карамагындагылар өчен спорт активлыгының яңа төрен – боулингка якын булган бочча уенын кертү планлаштырыла.

«Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты буенча социаль парк төзү көтелә. Илһам Исмәгыйлев аңлатканча, быел «Ярдәм» комплексы территориясендә төрле яшьтәге килүчеләр өчен һәм балалар өчен дә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яраклаштырылган инклюзив спорт-уен мәйданчыгы барлыкка килгән. Мәйданчык шәһәр халкы игътибарын җәлеп иткән. Мәчетнең территориясендә һәм бинасында көнгә ким дигәндә 500 кеше йөрүен исәпкә алып, комплекс территориясендә социаль парк булдыру идеясе туды.

«Проект логотибы төшерелгән яктырткыч инсталляцияләр урнаштыру процессы башланды. Социаль парк, безнең фикеребезчә, инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәчәк».

«Проект физик тернәкләндерүне генә түгел, ә спорт белән шөгыльләнүне дә арттырырга мөмкинлек бирә. Биредә кешеләрнең потенциалын күрергә, аны ачарга тырышалар, - дип билгеләп үтте соңыннан «Ярдәм» милли-мәдәни автономиясенең попечительләр советы рәисе Айрат Гыймадетдинов. - Нәтиҗәдә кешеләр үзләрен җәмгыятькә файдалы итеп хис итә, һәм бу алар өчен бик мөһим».

Барлык яңалыклар