В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчаларны «Симург» инклюзив ял үзәгендә тәрбияләнүчеләргә җибәрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре, KZN.RU, 7 нче декабрь). «Синең файдаңа» фонды «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм «Ре-квиз-ит» интеллектуаль клубы белән берлектә хәйрия квизы үткәрәчәк. Җыелган акчаларны «Симург» инклюзив ял үзәгенә ярдәм буларак җибәрәчәкләр.
Интеллектуаль уенда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 4-10 кешедән торган команда тупларга, алдан теркәлергә һәм кеше башыннан 500 сум күләмендә взнос түләргә кирәк.
Җыелган акчаларны «Симург» инклюзив ял итү үзәгенә җибәрәчәкләр, анда менталь бозулары һәм сәламәтлекнең башка үзенчәлекләре булган балаларның үз талантларын үстерү мөмкинлеге бар.
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уен 13 нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә Спартак урамы, 6 нчы йорт адресы буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Синең файдаңа» фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән «Симург» дип аталган республикада беренче инклюзив ял итү үзәген ачты. Казан Мэры Илсур Метшин үзәкнең эшен югары бәяләде.