В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Зур Урам урамындагы яңа торак комплекста җир асты паркингы төзелеше тәмамланды
Фото: Марат Мөгыйнов
«МЧС» торак комплексында җир асты паркингы төзелеше өлешчеләргә ярдәм итү республика программасы буенча ике этапта алып барылды. Гомуми мәйданы 9,2 мең кв.м булган объект 315 машина-урынга исәпләнгән, дип аңлаттылар шәһәр Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсендә. Паркинг территориясендә тулы комплекслы эшләр башкарылган: инженер системалары, шул исәптән вентиляцияләр монтажланган, бордюрлар урнаштырылган, стилобат җиһазландырылган, отделка башкарылган.
Казанда 15 ел эчендә 105 проблемалы йортның 15 меңнән артык өлешчесенең хокуклары торгызылган. Проблема хәл ителгән соңгыларның берсе – «Золотая середина» торак комплексының 3 нче йорты өлешчеләре, аларның фатирлары ахыргы проектта каралмаган. Рауис Гәрәев урамындагы компенсация йортындагы фатир ачкычларын аларга 2023 елда тапшыра башладылар. 2022 елда «Мелодия», «Жардин» һәм «Поколение» торак комплексларында 319 фатир сатып алучының хокукларын торгызуга ирешелде. Шулай итеп, бүгенге көндә шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде, әмма мондый объектлар төзелешен контрольдә тоту дәвам ителәчәк, дип белдергән иде күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшин.
Татарстан һәм Территорияләрне үстерү фонды соңгы елларда зыян күргән өлешчеләрнең хокукларын торгызу буенча зур уртак эш алып барды. 2019-2021 елларда Территорияләрне үстерү фонды күзәтү советы республикада ун проблемалы йорт төзелешен тәмамлау турында карар кабул итте. Эшләрне төбәк фонды башкарган. Үз фатирларын 1,8 меңнән артык өлешче алган.
Акчалата компенсацияләрне алты йортта фатир сатып алган 154 өлешчегә күчергәннәр. Тагын алты объект төбәк юл карталарына кертелгән. Бүгенге көндә бу йортларны төзүгә акча керткән 192 гражданның хокуклары торгызылган.