Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2026, 12:28

«Нәфис» фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә 463 тонна гуманитар җыелма тапшырачак

Бишенче тапкыр үткәрелә торган хәйрия чарасында гомуми ярдәм күләме 2 мең тоннадан артып китә

Марат Мөгыйнов фотосы

«Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, булышлык итү максатыннан, 463 тонна гуманитар җыелма җибәрәчәк. Ярдәм буларак берничә айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмалары тупланган.

Фонд Татарстанда хәйрия акциясен инде бишенче тапкыр үткәрә. Чара кысаларында һәлак булган сугышчыларның, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы I һәм II төркем инвалидларның гаиләләре озак саклана торган азык-төлек (сыер итеннән ясалган тушенка, ярмалар, он, шикәр, чәй, үсемлек мае һ.б.) алачак. Шулай ук гуманитар җыелмага көнкүреш химиясе – кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыеклыклары, коры чистарту чаралары, шампунь һәм сабын керәчәк.

«Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен егетләрнең әлеге гамәле – батырлык һәм үз бурычыңа тугрылык тарихы ул. Иң газиз кешеләрен югалткан гаилә әгъзалары яки авыр тән җәрәхәтләре алган кешеләр өчен дәүләт һәм җәмгыять ышанычлы терәк булырга тиеш. Бүген безнең бердәмлекне күз алдында башкарыла торган игелекле эшләр белән күрсәтү мөһим», - дип билгеләп үтте әлеге эшнең әһәмиятен Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» хәйрия фондын оештыручы Ирек Богуславский.

«Нәфис» фонды Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә елына ике тапкыр гуманитар җыелмалар юллый. Исемлекләр һәр этап алдыннан җирле администрацияләр тарафыннан яңартыла. Акция башланганнан бирле, менә инде бишенче тапкыр үткәрелә торган хәйрия чарасында гомуми ярдәм күләме 2 мең тоннадан артып китәчәк.

Барлык яңалыклар