В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан шефлыгы астындагы шәһәргә 4,4 миллион сумлык көнкүреш химиясе җибәрелде
Лисичанск шәһәренә «Нәфис» хәйрия фондыннан гуманитар йөк китерелгән. Шефлык астындагы шәһәр 20 тонна авырлыктагы һәм 4,4 миллион сумлык көнкүреш химиясе алган.
Йөк составына кер юу порошоклары, коры чистарту чаралары, савыт-саба юу сыеклыклары, шампуньнар һәм сабын кергән. РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский катнашында махсус хәрби операция чорында формалаштырылган 38 нче партия җибәрү булды, дип хәбәр иттеләр фонд матбугат хезмәтендә.
«Без тыныч гражданнарга һәм хәрбиләргә беренче чиратта кирәк булган әйберләрне җибәреп, аларга ярдәм итүне дәвам итәбез. Бу безнең бурыч һәм уртак эшкә кирәкле өлеш», – дип билгеләде Ирек Богуславский.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән булдырылган. 2014 елдан аның инициативасы белән комплекслы программа эшли, аның кысаларында РФнең яңа кушылган төбәкләренә, зыян күргән чик буе өлкәләренә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм китерелә.