В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Интерактив театральләштерелгән уен форматында педагоглар балаларга һөнәр серләре турында сөйләячәк.
Фото: Марат Мугинов
Мәктәп каникуллары көннәрендә Казанның Вахитов районы Балалар иҗат үзәге һәм «Импульс» республика педагогика отряды хезмәткәрләре мастер-класс үткәрәчәк. Интерактив театральләштерелгән уен форматында педагоглар балаларга һөнәр серләре турында сөйләячәк, алар бергә зур булмаган күренешләрне уйнаячак. Чара бушлай, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла.
Мастер-класс 14.00 сәгатьтә Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Катнашу өчен алдан тел.: +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк. Казанлылар өчен саклану битлекләрен куллану мәҗбүри, дип искә төшерә фондның матбугат хезмәте.