Балалар укытучы белән бергә савыт-саба әйберләре ясаячак һәм аларны буйыйачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). 12-нче августта Казанда балчыктан әвәләү буенча мастер-класс узачак. Анда «Изге эшләр көне» хәйрия фонды тәрбияләнүчеләре һәм 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге күп балалы гаилә балалары катнаша алачак. Балалар укытучы җитәкчелегендә чынаяк, тәлинкә, җамаяк әзерләячәк, ә аннары аларны буйыйачак.
Дәресне балчыктан әвәләп ясау остасы Лилия Маликова үткәрәчәк. Ул балчык белән эшләү этаплары һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Мондый дәресләр образлы фикерләүне һәм фантазияне, бала кулының вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, дип ышана экспертлар. Үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне балалар өйләренә алып китә яки якыннарына бүләк итә алачак.
Мастер-класс 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Катнашу өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Изге эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.