Дәресләр 4 нче мартта башланачак һәм һәр шимбә көнне узачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Кытай телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча бушлай дәресләр оештыра. Катнашучылар атнага бер тапкыр 10 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк.
«Иннокам» акционерлык җәмгыятенең инжиниринг һәм инновацияләр хезмәте җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты, Талантлар университеты остазы, «Ефәк юлы» Кытай югары һәм яңа технологияләр зонасы ассоциациясе белән хезмәттәшлек координаторы Александра Карташова укытачак. Ул тыңлаучыларга тел өйрәнгәндә нинди нюансларга игътибар итәргә кирәклеген сөйләр, Кытай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырыр дип көтелә.
Беренче дәрес 4 нче мартта узачак. Аның нәтиҗәләре буенча теләүчеләр укуга языла алачак. Яшь чикләре – 10 яшьтән башлап, дип хәбәр итә фонд матбугат хезмәте.
Дәресләр һәр шимбә көнне 14:00 сәгатьтә Калинин ур., 3 адресы буенча узачак. Алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк.
Кытай теле буенча дәресләр «Игелекле эшләр остаханәсе» проекты буенча оештырылган, аның кысаларында фонд партнерлар белән берлектә мастер-класслар, юристлар белән консультацияләр, төрле яшьтәге кешеләр өчен лекцияләр һәм дәресләр үткәрә.