В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь музыкантлар Татарстан шәһәрләрендәге тыңлаулар нәтиҗәләре буенча сайлап алынган.
Фото: Денис Гордийко
Программаның финалына Татарстанның балалар музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр – пианистлар, вокалчылар, скрипкада, халык уен коралларында уйнаучылар чыкты.
Балалар сәхнәгә коллективның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры белән бергә чыгачак. Концертта шулай ук Спиваков фонды стипендиатлары да катнашачак.
Концерт 17:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә La Primavera оркестры матбугат хезмәте.
7 ел эчендә «Киләчәк йолдызлары» программасында 2 меңнән артык талантлы бала катнашкан. Алар «Синяя птица», «Лучше всех», «Добрая волна» кебек телевизион проектларына чакырылганнар, Дельфия уеннарында катнашканнар, «Новые имена» фонды стипендиатлары, Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды стипендиатлары булганнар, Татарстанның музыка көллиятләренә укырга керергә тәкъдим ителгәннәр.