Җиңүченең исемен 17 нче февраль көнне матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Камал исемендәге театрның архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык халыкара конкурс финалистлары үз проектлары өстендә эшне төгәлләделәр һәм жюри каравына тәкъдим иттеләр.
Дүрт ай дәвамында катнашучы сигез команда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы проектлары өстендә эшләде, ул Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә Кабан күле ярында урнашачак.
Архитекторлар эш барышында функциональ биремгә таяндылар, анда түбәндәге таләпләр язылган: театр труппасы өчен кирәкле бүлмәләрнең саны, сәхнәләр, репетиция заллары һәм оркестр чокырларының үлчәме, өстәмә белем бирү һәм перформатив киңлекләрнең, шулай ук заманча уңайлы һәм куркынычсызлык нормаларына туры килә торган техник бүлмәләрнең параметрлары. Шулай ук конкурсантлар яңа бинаны шәһәр ландшафтына гармонияле итеп урнаштырырга һәм театрга керү өчен уңайлы урынны, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәтнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль агымы һәм паркинг өчен урынны, сезоннар алмашын, барлык күренә торган яклардан бинаның тышкы кыяфәтен һәм башкаларны исәпкә алырга тиеш иделәр.
15 нче февральдә эксперт советы утырышы була, аның составына республиканың дәүләт һәм театр эшлеклеләре керә. Эксперт советы рәисләре — ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов һәм башкалар.
16 нчы февральдә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары өч иң яхшы проектны сайлаячак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык конкурсның финалы онлайн трансляцияләнәчәк. Җиңүченең исемен 17 нче февраль көнне матбугат конференциясендә игълан итәчәкләр.
Искәртеп узабыз, архитектура конкурсына 23 нче июль көнне старт бирелде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча һәм ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды ярдәмендә уздырыла.
12 нче октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга сигез консорциум чыкты.
27-28 нче ноябрь көннәрендә финалистлар Казанда кереш семинарда булдылар. Алар театр бинасы төзеләчәк территорияне карадылар, җирлекнең үзенчәлекләрен, Татарстанның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнделәр, театр җитәкчелеге һәм актерлары белән очраштылар.