Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2024, 13:02

Өстәл теннисы буенча «Йөзьяшәрләр уеннары» турнирында 56 шәһәр кешесе финалга чыкты

Ярышлар якшәмбе көнне 16:00 сәгатьтә узачак

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 15 декабрьдә «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының өстәл теннисы ярышларының финалы узачак. Иң яхшылар исеме өчен район этапларында җиде категориядә 56 җиңүче көч сынашачак.

Микст – парлы уен форматында узачак ярышлар 16:00 да башлана. Ярышларда шулай ук шәһәр районнарыннан җанатарлар командалары катнаша алачак. Аларга үзләре белән спорт аяк киеме һәм инвентарь алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

«Тормыш сөючәннәр» өчен сайлап алу матчлары 7 һәм 8 декабрьдә бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. Катнашуга 55 яшьтән башлап барлык теләүчеләр чакырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» 10 спорт төрен берләштерә: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреш, дартс, җиңел атлетика, волейбол һәм футбол. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Өлкән буын кешеләре өчен ял итү, мәдәни һәм спорт чаралары каралган. Пенсионерлар түләүсез нигездә муниципаль спорт объектларында, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле вакыйгаларга йөри алалар.
Барлык яңалыклар