Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2023, 16:15

33 белгеч «Игелекле Казан» премиясе финалистлары булды

Бүләкләү алдыннан конкурста катнашучылар остазлары белән стратегик сессия узды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). ТР башкаласында инклюзив белем бирү өлкәсендә «Игелекле Казан» премиясенең 33 финалисты катнашында белем бирү заезды тәмамланды. Җиңүчеләрнең исемнәре иртәгә Ратушада игълан ителәчәк.

Финалистлар өчен стратегик сессия әзерләнде, анда төрле дәүләт структуралары вәкилләре катнашты. Очрашу нәтиҗәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыру буенча маршрут эшләнде, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.

Белем бирү заезды кысаларында премиягә дәгъва итүчеләр белән илнең башка төбәкләреннән остазлар эшләде. Алар арасында Краснодардан «Ачык мохит» аутизмлы кешеләргә ярдәм итү хәйрия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Малова, Мәскәүдән «Аутизм-төбәкләр» ассоциациясе башлыгы Ксения Афанасьева, Новосибирскидан «Атмосфера» аутистик спектры бозылган кешеләргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Екатерина Заломова һәм башкалар бар.

«Игелекле Казан» премиясе белгечләргә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә, эшнең яңа технологияләрен һәм практикаларын күрсәтергә, үз проектларын һәм идеяләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә, яңа алымнарга өйрәнергә һәм инклюзия өлкәсендә педагогларның зур берләшмәсенең бер өлеше булырга ярдәм итәчәк.

Премиягә биш яшь төркемендә эшләүче белгечләр дәгъва итә ала: 1 яшьтән 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Конкурс дүрт этапта узачак: сайлап алу, читтән торып, офлайн-онлайн һәм бүләкләү. Премиягә барлыгы 75 гариза бирелгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм 70 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. 2 нче урын өчен лауреатлар 50 мең сум, 3 нче урын өчен 30 мең сум алачак.

Барлык яңалыклар