Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә 1 августта ясалачак. Бәйгенең оештыручысы – Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсында катнашу өчен 70 тән артык Казанда яшәүче гариза биргән, шул исәптән 17 катнашучы финалга үткән.

1 август көнне финалистлар бәйгенең жюри комиссиясенә үз проектларын тәкъдим итәчәк. Презентация барышында катнашучылар идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Бәйгенең гомуми приз фондыннан – ике милион сумнан – иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.

Конкурста Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Алар татар телен өйрәнүнең нәтиҗәле, аермалы һәм яшьләр күзлегеннән караганда өстенлекле ысуллары белән бәйле проектны тәкъдим итәргә тиеш иде.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» конкурсы беренче мәртәбә 2021 елда балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм милли татар мәдәниятен үстерү буенча зарур проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру максатында үткәрелде.

2023 елда барлыгы 8 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: «Зәкәрия» этно-фолк төркеменең татар этник группаларына багышланган музыкаль альбомы, «Татар хатын-кызлары» дип исемләнгән татарча комикслар, «Татар сүзләрен өйрәнү системасы», «Сихри Казаным!» квест-променады, «САФ әдәбият» проекты, «Нәҗип» график новелласы, «Казан урамнары» открыткалары һәм «Акча иленә сәяхәт» китабы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.

2024-07-29T16:39:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.