В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша алачак чара «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды остаханәсендә узачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 24-нче сентябрь көнне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының остаханәсендә агач остасы сәнгате буенча мастер-класс узачак. Анда 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
«Абилимпикс» милли чемпионаты финалисты Александр Казаков балаларга агач белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләячәк, алар бергә телефон өчен агач аскуйма ясаячаклар.
Александр кулындагы агач эшләнмәләр шедеврларга әверелә, ул барлык агач токымнары – юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта алмагач белән диярлек эшли. Башлангыч белемнәрне мастер үзе агачка уеп ясалган бизәк төшерү түгәрәгендә алган, аннары агач остасы – җиһаз җыючы булырга укыган. Хәзер Александрның үз агач остаханәсе бар.
Түләүсез дәрес 15:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча фонд остаханәсендә узачак. Катнашу өчен алдан түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды.