В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренчелек өчен Казан һәм Алабуга спортчылары көрәшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). 3 нче сентябрьдә Казанда Футбол буенча Татарстан Кубогы финалы узачак.
Матч «Үзәк» стадионында 13:00 сәгатьтә башлана. Кырга Казан һәм Алабуга командалары – «Нәфис» һәм «Алабуга» чыгачак. Җанатарлар өчен керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР Футбол федерациясендә.
Искәртеп узабыз, шул ук көнне Татарстан башкаласында мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган дүртенче «Коробка» турниры була. Матчлар Журналистлар урамындагы 9, 11, 13 нче йортларның Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында узачак.