Конкурс шул исемдәге федераль социаль проект кысаларында уза һәм инклюзив берләшмәләрдә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Иртәгә, 16-нчы майда, Казан шәһәренең 4-нче номерлы татар телендә белем бирә торган гимназиясендә (Чкалов ур., 8) «Дәрескә – бергә!» иң яхшы инклюзив проект конкурсының финал этабын үткәрәчәкләр һәм нәтиҗә ясаячаклар.
Конкурс шул исемдәге федераль социаль проект кысаларында уза һәм Казан мәгариф учреждениеләре һәм оешмаларының инклюзив берләшмәләрендә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, конкурс үз социаль проектларын мөстәкыйль рәвештә эшләү процессында яшүсмер һәм педагогларның инклюзив мәдәнияте дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.
Быел «Дәрескә-бергә!» конкурсының төбәк этабына Казанның 14 белем бирү учреждениесеннән гаризалар кабул ителде. Тәкъдим ителгән проектлар дүрт номинациядә бәяләнде: «Мәгариф учреждениесендә инклюзив мохит формалаштыру буенча озак сроклы проектлар», «Мәгариф учреждениесендә инклюзив мәдәният формалаштыру», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган балаларны мәктәп тормышына кертү», «Мәктәптә инклюзив мохит булдыру буенча ресурслар».
Конкурсның финалы 4-нче номерлы гимназиядә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.
«Дәрескә-бергә!» - федераль социаль проект. Казанда аның оештыручылары буларак Россиядә Ingka Centres компаниясе, «Перспектива» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан Мәгариф идарәсе, Шәһәрнең мәгариф үзәге чыгыш ясый. Проектның максаты - инвалид балалар изоляциясе проблемаларына җирле һәм мәктәп җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү һәм ата-аналарда, балаларда һәм педагогларда инклюзив мәдәният дәрәҗәсен күтәрү. Проект шулай ук Екатеринбург, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Самара, Санкт-Петербург һәм Уфада гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.