Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2018, 12:43

“Күн туп” турнирының шәһәр этабы финалы Казанда юнифайд-матч белән ачылды

Инклюзив футбол матчы тигез хисапка төгәлләнде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Екатерина Виславская). Бүген Казанда “Күн туп-2018” бөтенроссия яшь футболчылары турнирының шәһәр этабы финалы старт алды. “Тасма” стадионында беренчелекне юнифайд-матч ачты, ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социальләшергә ярдәм итәргә юнәлдерелгән.

“Күн туп” турниры 1964 елдан легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы буенча уздырыла. Ул өч яшь категориясендә уза: кечкенәләр төркеме 2007-2008 елларда туучылар, урта төркем 2005-2006 елларда туучылар һәм зурлар төркеме 2003-2004 елларда туучылар. Ярышларда бары тик профессиональ булмаган спортчылар гына катнаша ала – гадәти гомуми белем бирү мәктәпләре, яисә ишегаллары командалары. Беренче этап, шәһәр этабы, март аеннан май аена кадәр үтә, икенчесе, төбәк этабы – май аеннан июнь аена кадәр. Финал ярышлары өч җәйге ай дәвамында, төркемнең яшь категориясенә һәм җенесенә карап, Анапа, Смоленск, Ростов-на-Дону, Туапсе, Волгоград һәм Салават шәһәрләрендә үтә.

“Күн туп” – илебезнең иң популяр футбол турниры. Лев Яшин дөнья футбол тарихына атаклы капкачы булып кына түгел, әлеге турнирны оештыручы буларак та керде. – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фаттахов. – Казанда гына турнирда 200-дән артык команда катнаша”. Ул турнирда шәһәребезнең “үзенчәлекле кунагы” – футбол буенча дөнья чемпионатының оригиналь кубогы барлыгын искәртте.

Турнирны ачу тантанасында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ике катлы олимпия җиңүчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һәм Coca Cola HBC Россиянең Үзәк һәм Көньяк төбәге буенча дәүләт хакимияте белән хезмәттәшлек итү юнәлеше җитәкчесе Денис Куприянов катнашты.

Программаның тагын бер пункты булып юнифайд-турнир торды. Аның асылы спортчылар, хакимият органнары, бизнес, мәдәният һ.б. өлкәләр вәкилләренең кырга үзенчәлекле балалар белән бергә чыгуыннан тора. Мондый матчлар Саранск, Калининград, Волгоград, Сочи, Владивосток, Екатеринбург һәм Самарада үткән. “Бүген әлеге стадионда мөһим матч узачак. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чикләр булмавын күрсәтәчәк”, - диде Дамир Фаттахов.

Кырга ак һәм кызыл футболкалы ике команда чыкты. Беренче командага Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Егор Тимофеев, церебраль паралич белән авыручы затларның бөтенроссия футбол федерациясенең иҗтимагый бәйләнешләр департаменты директоры Алексей Климкин, “Рубин” футбол клубы ветераны Анатолий Мастров, 142-нче мәктәп укучылары Эмиль Карымов, Олег Бондарев һәм Артем Чечканов, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш районы мәктәп-интернаты укучылары Анатолий Осипов, Алексей Новоселов һәм Игорь Баженов һ.б. керде. Икенчесенә – Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Башкарма комитетның Оештыру идарәсенең протокол бүлегенең баш белгече Айдар Әхмәтҗанов, “Рубин” футбол клубы ветераны Марсель Төхфәтуллин, 142-нче мәктәп укучылары Гадел Карымов, Алексей Петров һәм Таһир Талипов, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш районы мәктәп-интернаты укучылары Александр Марченко, Павел Сергеев һәм Дмитрий Никитин һ.б.

Уен 15-шәр минуттан дәвам иткән 2 таймнан торды. Матч 3:3 хисабы белән төгәлләнде. Уен беткәч, катнашучыларны бүләкләделәр - “Рубин” футбол клубы ветераннары Илгизәр Гайнетдинов, Виталий Никитин һәм Әнвәр Мортазинга фидакарь хезмәтләре һәм шәһәрдә физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен Казан Мэриясенең мактаулы грамотасы бирелде.

Юнифайд-матч тәмамлангач, Казан укучылары “Күн туп” турнирының республика этабында Казан данын яклау хокукы өчен көрәшә башладылар. Җиңүче атна эчендә билгеле була.

Фоторепортаж
"Күн туп" турнирының шәһәр этабы финалы, 18.05.2018
Видеорепортаж
18.05.2018 11:59
"Күн туп" турнирының шәһәр этабы финалы, 18.05.2018
Барлык яңалыклар