600 дән артык кеше өч гибрид дисциплинада көрәшәчәк
Фото: «Алдынгылар хәрәкәте»
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Россиянең 24 төбәгеннән 600 дән артык бала «Алдынгылар уены» фиджитал-турнирында катнаша. Ул Казанда 20 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Ярышлар өч гибрид дисциплина буенча уза: фиджитал-футбол, фиджитал-тактик ату һәм бию турниры – без аны мавыктыргыч вакыйга булыр дип уйлыйбыз», – дип уртаклашты Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Аның сүзләрен ТАСС җиткерә.
Фиджитал-футбол 14-17 яшьлек укучыларны берләштерәчәк. Балалар EA FC симуляторында ярышачак, аннары мини-футболда көч сынашачак. Матчлар нәтиҗәсен кертелгән туплар суммасы буенча билгелиләр.
Фиджитал-тактик ату буенча ярышларда 18-25 яшьлек яшь кешеләр катнашачак. CS2 компьютер уенында һәм лазертагта күбрәк очко җыйган команда җиңәчәк. Иң яхшы коллектив «Киләчәк уеннары»нда катнашу өчен чакырылачак.
Just Dance мәйданчыгында катнашучылар бию осталыкларын күрсәтәчәк, ә финал ярышында аларны «Экстрим» категориясеннән музыка көтә.
Ярышлар «КАИ ОЛИМП» бассейнында, «Родина» ял һәм бизнес үзәгендә һәм Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан Республикасы башкаласында «Киләчәк уеннары» турниры узачак. Ул 256 тәҗрибәле команданы һәм төрле илләрдән ике меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Ярышлар 16 гибрид дисциплина буенча сынауларны үз эченә ала.