Хәзер Казанда катнаш ярышларның өченче сериясе дәвам итә.
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Фиджитал-спорт Россиядә рәсми спорт төренә әйләнде. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның интернет-порталында басылып чыкты.
Фиджитал-спорт классик спортны, киберспортны һәм VR/AR технологияләрен берләштерә. Спортчылар цифрда физик әзерлек һәм күнекмәләр күрсәтәләр.
Спортның яңа төре Россиядә, шул исәптән Казанда да актив үсә. Әйтик, 2024 елда Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннар» – «фиджитал» форматында ярышлар узачак. Турнир бөтен дөньядан 2 мең катнашучыны берләштерәчәк. Алар 16 гибрид дисциплинада көч сынашачак.
Ярышларга әзерлек кысаларында Казанда «Фиджитал уеннар» үтә. Хәзер шәһәрдә ярышларның өченче сериясе дәвам итә. Катнашучылар уеннарны тизлеккә уйнау, тактик һәм сугышчан челлендж, лазертагта узу күнекмәләрен күрсәтәләр. Уеннар IT-парк һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында оештырылган.
Моңа кадәр шәһәрдә ике уен сериясе үтте. Командалар Beat Saber, узыш, футбол, баскетбол, хоккей һәм көрәш ярышларында көч сынашты. Гомумән алганда, «Фиджитал уеннар» 7 илдән 38 команданы берләштерде. Турнир трансляцияләрен 36,5 млн кеше караган.