Ярышлар программасында – CS:GO, Warface һәм Standoff 2 компьютер уеннары һәм лазертаг
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). «Фиджитал уеннар» кысаларында тактик көрәш буенча халыкара турнирлар 27 нче майдан 7 нче июньгә кадәр Казанда узачак, дип хәбәр иттеләр Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә.
Спортчыларга популяр CS:GO, Warface һәм Standoff 2 компьютер уеннарында үз осталыкларын күрсәтергә, ә аннары лазертаг аренасында бер-берсе белән очрашырга туры киләчәк. Һәр турнирда 8 команда көрәшәчәк. Бразилия, Германия, Казахстан, Кытай, Сербия һәм Россиядән фиджитал спортчылар катнашыр дип көтелә.
Ярышларны карау өчен алдан теркәлү кирәк.
Моңа кадәр KZN.RU порталы тарихта беренче «Киләчәк уеннар» халыкара мультиспорт ярышларына кадәр кире хисап белән стела ачылуы турында хәбәр итте. 100 дән артык илдән 2 мең спортчы катнашындагы ярышлар 2024 елның 23 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узачак.