В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы ТР башкаласында яшәүчеләрнең яңа ел традицияләре турында сөйләвен дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нче декабрь, Алинә Бережная). Чыршы бизәү, оливье ясау, кәгазьгә теләк язып аны курантлар суккан вакытта яндыру – Яңа елны бәйрәм итү күп кенә традицияләр белән бәйле, һәм һәр гаиләдә алар төрле.
Фәнис Нурмөхәммәтов, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы:
Гаиләбездә беренче бала, улыбыз, тугач, Яңа елны өйдә генә каршы алырга дигән карар кабул ителде. Бәйрәм табынын бөтен гаилә белән әзерлибез. Менюны алдан уйлап куябыз, ел саен бездә төрле ризыклар, һәрвакыт ел символына яраклашырга тырышабыз.
Ә алга таба, курантлар сукканнан соң, без күршеләргә кунакка керәбез. Балалар һәм өлкәннәр белән бергәләп ишегалдына чыгабыз, әйлән-бәйлән уйныйбыз, бүләкләр алмашабыз, күршеләрдән кемдер Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарына киенә.
Владимир Вавилов, Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Республикасының лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе:
Гадәттә 31-нче декабрьдә мин эшлим. Бәйрәмнәр алдыннан бөтен команданы җыям, яхшы итеп ял итәргә кушам, ә үзем кизүдә калам. 1-нче гыйнварда 10 ел дәвамында пациентларны һәм персоналны Яңа ел белән котлыйм.
Ольга Асылгәрәева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты:
Яңа ел безнең гаиләдә бик күңелле уза, билгеле бер ил билгесе астында. Иң күбе Мексика, һинд, япон, Гавай Яңа елы истә калды. Бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез, барысын да вак-төяккә кадәр уйлап бетерәбез: йортны бизәүдән алып конкурсларга кадәр.
Яңа елны еш кына әти-әниләрнең шәһәр читендәге йортында билгеләп үтәбез – бөтен гаилә белән җыелабыз, иң якын туганнар килә. Йортны бәйрәм багышланган илләр традицияләрендә бизибез. Мәсәлән, япон Яңа елында безнең зал пергамент фонарьлар, лотос чәчәкләре белән бизәлгән иде, фотозонада япон җилпәзәсе эленеп торды. Гавай Яңа елына без бинаны мандарин һәм лимоннардан гирляндалар белән бизәдек. Мексика бәйрәменә җиләк-җимешләрдән гирляндалар ачы борыч һәм кактуслар белән алыштырылды.
Өстәлләрне шулай ук бәйрәм тематикасы буенча бизибез. Мисал өчен, япон Яңа елында өстәлдә кызыл һәм кара төсләр өстенлек итте.
Кухняга аерым игътибар бирәбез, Мексика бәйрәменә бездә бик күп ачы ризык, кесадилья, һинд бәйрәменә төрле тәмләткечле ризыклар әзерләнде.
Күңел ачу турында да онытмыйбыз. Төп сценарий язучы – минем әнием, педагогик тәҗрибәсе ярдәмендә ул барысын да оештыра һәм оригиналь конкурслар уйлап таба белә. Япон Яңа елында бер-беребезгә грим салганны, прическалар ясаганыбызны хәтерлим, ә һиндстанныкына – кулларыбызга хна белән ясадык. Кызганыч, безнең күңел ачканнарны видеога һәм фотога төшерер кеше юк – барысы да күңел ачуларда катнаша.
Бигрәк тә Яңа елга киенү ошый – кимоно, чалма, сари. Һәр кеше киемен алдан ук уйлап куя.
2022 елны без яһүд стилендә каршы алырга планлаштырабыз. Бәйрәм ашлары турында уйлыйбыз инде, өстәлдә фаршмак, фалафель, пита, хумус, гранат, финиклар, күп баллы ризыклар, алма һәм бал, кабак булачак. Яһүд мәзәкләре, мәкальләре һәм башка гакыллылыклар күп булыр дип уйлыйм.
Һәр Яңа елны без киләсе елга теләкләр язабыз һәм аларны нинди дә булса савытка яшерәбез. Бер елдан соң хатларны ачып укыйбыз. Кагыйдә буларак, барысы да тормышка аша. Иң мөһиме – могҗизага ышану.
Минтимер Ногманов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе:
Яңа ел безнең гаиләдә һәрчак өй бәйрәме булды, барлык балалар һәм оныклар түгәрәк өстәл артына җыелалар иде, бабай бөтен ил буенча актерлык гастрольләреннән кызыклы тарихлар – җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән кызыклы очрашуларын, балалар белән бу гастрольләргә йөрүнең җиңел булмавын, әмма шул ук вакытта кызыклы да булуын сөйли иде.
Аннары, дәү әни телевидениедә эшли башлагач, һәр Яңа елны без соңгы телевизион эфирдан соң аны тукталышта каршы алып, барыбыз бергә бәйрәм табыны артына кайта идек.
Алинә Сәмигуллина, интерьерлар дизайнеры:
Кечкенә Алинә Яңа елны үлеп ярата иде. Бу көнне ул аеруча дулкынланып көтте. Серле һәм әкияти атмосфера өйдә елның иң тылсымлы төненә кадәр үк хөкем сөрә иде.
Хәтердә балачак хатирәләре сакланган: әти урманнан чыршы белән кайта, йорт ылыс һәм сумала исе белән тула, без әни белән кәгазь салфеткалардан кар бөртекләре кисәбез, ә әби балалар бакчасындагы иртәлекләр өчен бәйрәм күлмәгенә ялтыравык тага.
Чыршыны пыяла уенчыклар белән бизиләр, 90 нчы елларда бөтен кешенең щелкунчигы, боз сөңгеләре, гөмбәләре, күркәләре, кыңгыраулары һәм, әлбәттә, «дождиклары» бар иде.
Кечкенәдән бүләкләр бирергә яраттым, шуңа күрә аларны сайлауга һәрвакыт төпле якын килдем. Зурлар белән беррәттән кибетләр буйлап йөреп, җыелган акчага гаиләнең барлык әгъзаларына истәлекле бүләкләр сатып ала идем. Кагыйдә буларак, бу сувенирлар иде, әти-әниләр аларга һәрвакыт шатлана иде. Бүләкләрне һәрвакыт сиздермичә генә чыршы астына куялар иде.
Курантлар сукканнан соң, Яңа ел өйгә керсен өчен, без фатирның ишекләрен ача идек . Бәйрәмдә уеннар уйный идек, фанта ярата идек, бии һәм җырлый идек.
Бәйрәм алдыннан без әти белән пиротехника кибетенә бара идек һәм фейерверклар сатып ала торган идек. Безнең яңа ел салютлары шәһәр мәйданында аттырганнар белән көндәшлек итә ала иде. Күршеләребез дә урамга чыгып, күктә йөзләгән төрле төстәге утларның шартлавын күзәтә иде. Бу Яңа ел төнендә иң яраткан мизгел иде.
Хәзер мин әти-әнидән бик ерак яшим, һәм без Яңа елны бергә сирәк каршылыйбыз. Әмма хәтта меңнәрчә чакрым ераклыкта да без елның иң тылсымлы төнендә бер-беребезне котлыйбыз һәм чираттагы тапкыр бер-беребезне ничек яратуыбыз турында әйтәбез.
Балачактан килгән күп кенә традицияләрне мин күптән түгел барлыкка килгән гаиләмдә дәвам итәм.
Юлия Кудрявцева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат сәркатибе:
2022 елда безнең ирем белән Казанга күченеп килгәнгә 14 ел булачак. Ел саен 31-нче декабрьдә без икебезнең берсенең туган ягына Яңа елны иң якын кешеләребез янәшәсендә каршылар өчен – әти-әниләребез янына кайтабыз.
Кайтуларны ел саен чиратлаштырырга тырышабыз – әле минем әти-әнием янына – Ульяновскига, әле иремнең әти-әнисе янына – Татарстанның Чүпрәле районына.
Традицион Яңа ел ризыкларыннан әни һәрвакыт койка, өй пилмәнен һәм нәкъ менә аның рецепты буенча әзерләнгән иң тәмле «тун астындагы» салатын әзерли.
Төн уртасыннан соң, 1-нче гыйнварда, без балалар белән урамга кар уйнарга чыгабыз, таудан шуабыз, хлопушкалар аттырабыз һәм бенгаль утларын кабызабыз. Бу мизгелне балалар түземсезлек белән көтә, чөнки бу көнне безнең өйгә Кыш бабай килә һәм чыршы астында бөтен гаилә өчен көтеп алынган Яңа Ел бүләкләрен калдыра. Аларны балалар урамнан кергәч ача.
Материалда геройларның шәхси архивларыннан фотографияләр кулланыла.