Быел шулай ук «Смена» үзәге, Композиторлар берлеге һәм изге Екатерина чиркәве музыкаль мәйданчыклар булачак.
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль 25 нче апрельдә 18:30 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында ачыла. Концертта София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак. Музыкантлар бүгенге көндә иҗат итүче композиторларның әсәрләрен башкарачак. Беренче концертның үзенчәлеге булып Sofia видеоарты күрсәтеләчәк. Инсталляция музыкаль кисәкләр һәм С.Гобәйдуллинаның басылмаган интервьюларыннан өзекләр һәм Дидар Оразов, Роман Пархоменко, Андрей Свибович һәм Йосыф Бикчәнтәевның графикасы катнашмасы булып тора. Моннан тыш, тамашачылар «Пантера» камера балетының бию, музыка һәм медианы берләштергән хореографик картиналарын күрәчәк. Керү чакыру билетлары буенча башкарылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)230-41-22 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Фестиваль 26 нчы апрельдә ТР Композиторлар берлегендә концерт белән дәвам итәчәк. Кичәнең хедлайнерлары – «Алтын битлек» премиясе лауреатлары Мәскәү Заманча музыка ансамбле (МАСМ). Концерт программасында Россиянең танылган заманча композиторлары Александр Радвилович, Елена Анисимова, Лилия Исхакова, Дмитрий Курляндский, Александр Хубеев, Ләйсән Абдуллина әсәрләре бар. Концерт 18:30 да башлана, керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)230-41-22.
27 нче апрельдә 19:00 сәгатьтә Мәскәү ансамбле Антон Раевских (фагот) катнашында «Смена» заманча мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячак. Концертта Владимир Тарнопольский, Павел Карманов, Екатерина Суворкина, Петерис Васкс һ.б. авторларның музыкалары башкарылачак.
Кичә программасы стильләр һәм жанрлар төрлелеге, акустик кораллар һәм электрониканың гадәти булмаган яңгырашы белән кызыклы булачак. Керү «Смена»га билетлар буенча башкарылачак, тулырак мәгълүматны +7(843)249-50-23 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фестиваль 28 нче апрельдә изге Екатерина чиркәвендә тәмамланачак. Йомгаклау кичәсендә музыкантлар классикларның һәм хәзерге композиторларның әсәрләрен башкарачак. Тыңлаучылар алдында заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак, ә халыкара конкурслар лауреаты Фәридә Нуруллоева (орган) солист булачак. Керү билетлар буенча башкарылачак. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана, өстәмә мәгълүмат өчен +7(931)335-21-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Звучащий дом Софии» фестивален Россия Мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ярдәме белән С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге үткәрә.
Шулай ук фестиваль көннәрендә Synesthesia Composition Workshop – 2023 I Халыкара белем бирү проектын үткәрү планлаштырыла. Программада Россия композиторларының иҗади очрашулары һәм мастер-класслары, яшь композиторларның әсәрләрен презентацияләү һәм ридинг-сессияләр бар.