В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 15 һәм 16 мартта Казан ипподромында узачак
Казанда 15 һәм 16 мартта приютлардагы хайваннарга ярдәм йөзеннән WOОF фестивале ачылачак. Мәйданчыкта җирле приютлардан 100 эт һәм мәче тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр халкы бер хайванны өйләренә ала ала. Барлык хайваннар да тулысынча сәламәт, стерилизация ясалган һәм ветеринария паспортлары бар. Дүрт аяклы дусны сыендыру өчен үзең белән паспорт алырга кирәк: хайваннар җаваплы тоту шартнамәсе буенча гына тапшырыла.
Фестиваль программасында – чараның партнерларыннан призлар, фотозона, хәйрия маркеты. Шулай ук ярдәм җыю пунктларында азык, консерв, тәм-томнар, амуниция һәм медикаментлар да тапшырып булчак. Балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади мастер-класслар, викториналар һәм конкурслар оештырылачак.
Фестиваль Казан ипподромында Альберт Камалеев ур., 27/1 адресы буенча ачылачак. 15 мартта этләр күргәзмәсе узачак, ә 16 мартта – мәчеләр. Кунакларны 11:00 дән 19:00 га кадәр көтәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Искәртеп узабыз, ТР башкаласында WOОF фестивале инде ике тапкыр үткәрелде. Анда казанлылар 83 хайванны сыендырган.
Чара йортсыз хайваннарның туклануын һәм иминлеген өйрәнү үзәге «Ника» хәйрия фонды тарафыннан, «Өйгә кайтыйк» проекты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә уздырыла.