Чара «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән йорт территориясендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). 16 нчы июльдә Казандагы ишегалларының берсендә беренче шәһәр фестивале узачак. Шәһәрлеләр рәссамнар белән бергә акбур белән граффити ясый һәм фотобудкада бушлай фотога төшә алачак.
Чара узачак ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән. Ул шәһәрнең тарихи үзәге һәм «Урам» экстрим-паркы, Миллениум күпере, «Ривьера» һәм «Ак Барс Арена» стадионы кебек заманча истәлекле урыннар арасында урнашкан. Бу урыннарның һәрберсе мифлар һәм шәһәр легендалары белән сугарылган, рәссамнар аларны үз граффитларында чагылдырачак.
Рәсемнәрне шәһәр халкы белән бергә рәссам Александр Шардак (2019 елда «Смена»да аның «NO_HOW» күргәзмәсе булды), Денис Oops (мемориал авторы Linkin Park фронтмены Честер Беннингтонга багышланган мемориал, шулай ук Бауман һәм Алафузов фабрикасындагы граффити авторы), шулай ук каллиграф Булат Хәсәншин – Bulazz да («Ак чәчәкләр» бульварында люклар дизайнын башкарган, ә 2021 елда Казансу яр буенда очтеринг-композиция ясаган) ясаячак. Башта рәссамнар төп юнәлеш бирәчәкләр, ә казанлылар рәсемнәрне дәвам итә яки үзләре шушы темага ни дә булса уйлап чыгарып иҗат итәчәк.
Фестиваль дәвамында ишегалдында фудтрак эшләячәк, анда теләгән кеше пицца алып ашый, шулай ук шәһәр халкы, фотобудкага кереп, күпме тели шулкадәр кадрны бушлай ясый һәм шунда ук аларны бастыра алачак. Вакыйганың музыкаль бизәлешен Казан диджее Альберт Сергеев тәэмин итәчәк.
Арт-фестиваль 11:00 дән 14:00 гә кадәр узачак. Очрашу урыны – Подлужная урамындагы 40 нчы номерлы йорт территориясе. Катнашу бушлай, оештыручылар рәсем ясау өчен акбурларны урында бирәчәк, дип хәбәр ителә «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында.